Бүген, 12 ноябрьдә Пермь төбәк мәхкәмәсе Уфа активисты Рөстәм Мөлековны каты авыруы сәбәпле җәза үтәүдән азат иткән. Бу хакта "Аспекты" басмасы, шулай ук "БОРИСЬ! Пермское правозащитное издание" белән "Пермь 36,6" Telegram-каналлары җиткерде.
Мөлеков мәхкәмәдә катнашмаган, чөнки гемодиализда булган. Аның туганнары һәм адвокаты утырышны кичектерүне, шулай ук мәхкәмә утырышында "колония белән хастаханәдән медицина хезмәткәрләрен" катнаштыруны сораган.
Тик Пермь төбәк мәхкәмәсе хөкемдары Наталья Пикулева Пермьнең Мотовилихински район мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарган. Ул мәхкәмә элегрәк активистны җәзадан азат итүдән баш тарткан иде. Пикулева Мөлековны кичекмәстән сак астыннан азат итү турында карар чыгарган.
2023 ел ахырыннан бирле Рөстәм Мөлеков һәм аның яклавы төрле мәхкәмәләргә шикаятьләр юллады, Мөлековны каты авыруы сәбәпле җәзадан азат итүне сорады. Мөлеков — беренче төркем инвалид һәм атнасына өч тапкыр дүртешәр сәгать гемодиализга йөри. Аның чире мәхкәмәгә кешене азат итәргә мөмкинлек бирә торган авырулар исемлегенә керә.
Активистны нык авыруы өчен колониядән азат итүне сорап Уфаның 1нче тикшерү изоляторы, Пермь колониясе дә мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итте, әмма Уфа һәм Пермь мәхкәмәләре колониядә иргә бөтен кирәкле дәвалау да күрсәтелә дип, моннан баш тартып килде.
Рөстәм Мөлековның шикаятьләре белән бәйле соңгы мәхкәмә утырышы быел октябрьдә үтте.
"Рөстәмнең рәшәткә артында сәламәтлеге шактый начарайды. Аяклары тотмый башлады, ашханәгә кулларыннан тотып алып баралар", дип сөйләгән иде Уфадагы Навальный штабының элекке координаторы, сәясәтче Лилия Чанышева. Ул медианы, хокук яклаучыларны һәм адвокатлары Мөлековны азат иттерүгә ирешергә чакырды.
- Моңа кадәр Азатлык радиосы Рөстәм Мөлеков турында тулырак язма чыгарган иде.
- 2017 елның 12 июнендә Рөстәм Мөлеков Навальныйның Уфа штабы коррупциягә каршы уздырган митингында чыгыш ясады. Ул түрәләрне каты тәныйтьләде, аларны хәтта "атарга" да чакырды.
- Нәтиҗәдә 2019 елда Мөлековны Җинаять кодексының 280.1 маддәсе (Экстремистик эшчәнлеккә чакыру) нигезендә ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
- 2021 елның көзендә Рөстәм Мөлеков һәм Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышева Русия тикшерү комитеты "Коррупциягә каршы көрәш фондын" оештыручылар һәм хезмәткәрләренә карата ачылган җинаять эше фигурантларына әйләнә. 2021 елның ноябрендә Мөлеков фатирында тентү уздырыла. Аңа "Экстремистик җәмгыятьтә катнашу" турында гаепләү белдерелә. Соңрак бу эшне Лилия Чанышева эше белән берләштерәләр. Активистка шул ук 2017 елда ясаган чыгышы өчен ачыла бу эш, маддәсе генә башка була.
- 2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны РФ Җинаять кодексының 282.1 маддәне 2нче өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
- 2023 елның декабреннән ул Пермьдәге гомуми тәртипле 29нчы колониядә утырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!