Мәктәпләрдә хиҗап киеп йөрү мәсьәләсен төбәк хакимиятләре үзләре хәл итә. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. Аның сүзләренчә, Кремль бу бәхәсләрдә катнашмый.
"Һәр төбәк үзенең вәкаләтләрен тормышка ашыра, без бу бәхәстә катнашмыйбыз", дигән ул, бу хакта ТАСС язды.
Әлеге белдерүен Песков Владимир өлкәсендәге мәктәпләрдә дини киемнән йөрүне тыюга һәм Чечня хакимиятләренең моны тәнкыйтьләвенә фикер белдереп ясаган.
Октябрь ахырында Владимир өлкәсен Русиядә беренче булып мәктәпләрдә мөселман дини киеменнән йөрүне тыйды.
Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне тыюга каршы чыкты. Алар бу фәрманны "Русиядә милләтара һәм динара дошманлыкны көчәйтүче норматив акт" дип атый. Дин әһелләре фикеренчә, әлеге карарда Конституция, дин иреге генә түгел Русия Җинаять кодексының 136нчы маддәсе (кеше хокукы һәм ирегенең тигезлеген бозу) бозылган.
- Моңа кадәр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да бу карарга каршы чыкты. Ул мәктәпләрдә хиҗап киюне тыю дискриминация дип атады һәм Русиядә җәмәгать тотрыклыгын җимерә диде.
- Шулай ук Дагыстан мөфтие шәех Ахмад Абдулаев Урыс православ чиркәве башлыгы, патриарх Кириллдан мәктәпләрдә яулыктан йөрү мәсьәләсендә мөселманнарны хуплауны сорады.
- Мөфти фикеренчә, Русиядә яулыктан йөрүне дә күзаллаган уртак мәктәп формасын кертергә кирәк. Бу социаль буллинг мәсьәләсен хәл итәргә һәм дини кешеләрнең традицион кыйммәтләрен сакларга ярдәм итәчәк.Урыс православ чиркәве башлыгы Дагыстан мөфтие тәкъдиме белән килешкән диелә.
- Моннан тыш, Русия Дәүләт думасының Чечнядан сайланган депутаты Адам Делимханов Владимир өлкәсендә кабул ителгән фәрманны бетерергә теләүләрен әйткән. Чечен депутатлары Владимир өлкәсеннән сайланган депутат Игорь Игошин белән фикер алышкан. Моны ул Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кушуы белән эшләгәнен белдергән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!