Атна вакыйгалары фотоларда (27 гыйнвар - 2 февраль)

Уфада Әр-Рәхим җәмигъ мәчетенең манараларын бизәкләү тәмамланган. 2007 елда төзелә башлап, 2015 елда тапшырылырга тиешле мәчет әлегә кадәр төзелеп бетмәгән. Төзелеш берничә тапкыр тукталып торды һәм былтыр янә башланды.

Уфада Әр-Рәхим җәмигъ мәчетенең бүгенге күренеше.

Казан федераль университетында Кытай Яңа елын каршы алдылар. Татарстанда Кытайдан ике меңгә якын студент укый.

27 гыйнварда Украинаның Бабий Яр шәһәрендә Холокост корбаннарын искә алу.
Румыния берлеге көнендә 24 гыйнварда Бухарестта йөреш узды.
Әфган ирләре Мазари Шәриф янында мотоциклда йөрү осталыкларын күрсәтә.
Русия хәрбие Украинаның Макеевка шәһәрендә төнге патруль вакытында документ тикшерә.
Беларус лидеры Александр Лукашенканың Умка исемле эте президент сайлау көнендә сайлау бүлегендә утыра.