Атна вакыйгалары фотоларда

4 сентябрьдә Украинаның Львов шәһәрендә Русиянең ракет һөҗүмендә һәлак булган хатын һәм аның өч кызы белән хушлашу. Гаиләдә әтиләре генә исән калды.

"Ислам җәмәгате" тарафдарлары Пакъстанның Карачи шәһәренә хиҗаб һәм яулык ябу турында митинг уздырды. 
 

Ишкәкчеләр Белградның Сава елгасында күнегүләр ясый. Су бик җылы һәм пычрак. 

Русия президенты Владимир Путин Улан Баторда Монголия президенты Ухнаагийн Хурэлсух белән очрашты. Монголия Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын имзалаган илләрнең берсе булуга карамастан, мәхкәмә ордеры нигезендә Путинны тоткарламады.

Украина коткаручылары 1 сентябрьдә Харьковның төньяк-көнчыгышындагы спорт комплексына ракет төшкән урында эшли.

Беслан мәктәбе камалышының 20 еллыгын искә алу йөреше. 

Талибан иминлек хезмәте вәкилләре Әфганстанның Бадахшан төбәге Хаш районындагы урам буйлап бара.

Львовка Русия һөҗүменнән соң җимерекләрне аралаучы коткаручы ял итә. 
 
 

Пакъстанның Синд өлкәсе Бадин шәһәрендә муссон яңгырлардан зыян күргән кешеләр вакытлыча тору урынында. 

Башкортстанда республика башлыгын сайлау бара. Ул өч көн дәвам итә. Халыкны сайлауга төрлечә чакыралар. Мәсәлән, Бөре районында сайлауга килүчеләрне беленнәр һәм куас белән каршы алганнар.

Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Ак мәчеткә ярымай куелды. Соңгы 30 елда ул ташландык хәлдә иде. Ак мәчет – 1801-1805 елларда төзелә. Бина урта гасыр болгар, татар халык архитектурасы, классицизм архитектурасы элементлары кулланып салынган. Мәчет хәйриячеләр акчасына төзекләндерелә.

Казанда XX Мөселман кинофестивале башланды. Аның исеме дә янә кайтты: "Алтын мөнбәр"  Фестиваль програмына 27 илдән 51 фильм кергән. Әлеге фотода конкурсның жюри әгъзалары.

Казанда "Алтын мөнбәр" мөселман кинофестивале ачылышында җырчы Эльмира Кәлимуллина җырлый. 

6 сентябрьдә Башкортстанның Әбҗәлил районы Хәлил авылында мәчет янды. Ул 1995 елда төзелгән булган. Рәсми мәгълүматка караганда, янгын су җылыткыч чыбыгында кыска ялганыш сәбәпле килеп чыккан. Хәзер яңа мәчет салу өчен акча җыя башладылар.