Атна вакыйгалары фотоларда (21 февраль-2 март)



Әфган уенчысы Мөхәммәт Нәби Пакъстаның Лахор шәһәрендә Англиягә каршы крикет ярышында.

Украина янгын сүндерүчелләре Русия дроны һөҗүменнән соң сәнәгать объектында чыккан янгынга каршы көрәшә, Киев өлкәсе.
Польшаның Беларус чиген сакчылары Польша саклану министры Владислав Касиняк-Камышны сәламли, 26 февраль.
Серб Республикасы башлыгы Милорад Додик Баня-Лукта үзенең тарафдаларына мөрәҗәгать итә. Сараеводагы мәхкәмә аны илнең халыкара вәкиленә буйсынмаганы өчен бер елга төрмәгә хөкем итте.
Донецки өлкәсендә артиллерия утыннан зыян күргән Изге Иверский хатын-кызлар монастыре.
Әфганстанның Кочи ыруы кызлары су ташый, Кандаган вилаяте, Даман районы.
24 февраль, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына өч ел тулган көнне Мәскәү үзәгендә Русия байраклары.
Украин кызы Киевта Бәйсезлек мәйданында һәлак булган солдатлар истәлегенә урнаштырылган мемориал янында елап тора, 24 февраль.