Польша тышкы эшләр министры "Кырымда гадел референдум" уздырырга тәкъдим итте

Радослав Сикорский

БМО миссиясе референдумны әзерләү белән шөгыльләнә һәм ярымутрауның канунлы яшәүчеләре кем булуын билгели алыр иде, дигән Сикорский. Тавыш бирүләрне 20 елга кичектереп торырга була, дип саный ул. 

Киевта чыгыш ясаган чагында Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский "Кырымда гадел референдум" үткәрергә, әмма моның алдыннан ярымутрауны БМО миссиясе идарәсенә тапшырырга тәкъдим иткән. Ул моны Русия Кырымны аннексияләү нәтиҗәсендә туган проблемны хәл итүдә бер алым булып тора дигән. Бу хакта "Интерфакс-Украина" һәм "РБК-Украина" җиткерә.

"Кырым Русия өчен һәм бигрәк тә Путин өчен символик яктан әһәмиятле, әмма Украина өчен стратегик әһәмияткә ия. Шуңа күрә Кырымны коралсызландырмаган килеш аларның ничек итеп килешә алуларын мин күрмим", дигән Сикорский "Ялта Европа стратегиясе" форумында.

Форум Украина башкаласы Киевта 13-14 сентябрьдә үтте, әмма Польша министрының сүзләренә журналистлар берничә көннән соң гына игътибар иткән.

БМО миссиясе референдумны әзерләү белән шөгыльләнә һәм ярымутрауның канунлы яшәүчеләре кем булуын билгели алыр иде, дигән Сикорский. Тавыш бирүләрне 20 елга кичектереп торырга була, дип саный ул.

Агентлыклар министрның бу сүзләренә башкаларның җавабы нинди булуын китерми. Киев һәм дөньядагы күпчелек дәүләтләр Кырымны Украинаның канунлы җире дип саный.

Украина хакимиятләре бу мәсьәләдә фикерен үзгәртмәячәге турында берничә тапкыр белдерде. Мәскәү исә ярымутрауны үзенеке дип саный һәм бу мәсьәләдә бернинди сөйләшүләр була алмый ди. Әлегә Сикорски сүзләренә Украина президенты офисы да Кремль да фикер белдермәде.

  • 2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Ярымутрауда Русия гаскәрләре контролендә референдум үткәрелде. Ул Украина кануннарына каршы килде. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.
  • Русиянең бу баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Башта Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйды. Татарстан депутатлары Кырымда Русияне мактап Мәскәү сәясәтен агитацияләп йөрде. Мөфтиләр дә бу сәясәткә буйсынып ярымутрауга килде.
  • Кырымда иң актив эшне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул фетнәчеләр хөкүмәте белән килешүләр имзалады. Шулай да Миңнехановның төп бурычы — Русия аннексиясенә каршы күтәрелгән кырымтатарларны тынычландыру иде. Татарстан президенты Милли Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты, кырымтатарларның Корылтаенда чыгыш ясады.
  • Кырым кризисы барышында кырымтатар сәясәтчесе Мостафа Җәмилев Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Cоңрак ул Мәскәүнең кырымтатарларны Казан түрәләре ярдәмендә буйсындыру сәясәте уңмады дип Азатлыкка сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!