Путин җәмәгатьчелек алдында Трампны президент итеп сайлануы белән котлады

Русия президенты Владимир Путин

Шулай ук Путин Трамп белән телефоннан сөйләшергә каршы булмавын әйтте.

Русия президенты Владимир Путин җәмәгатьчелек алдында Доналд Трампны АКШ президенты вазифасына сайлануы белән котлады. Ул аны батыр кеше дип атады һәм аңа шалтыратырга каршы булмавын әйтте.

"Форсаттан файдаланып, аны Америка Кушма Штатлары президенты вазифасына сайлануы белән котларга телим, — диде Путин. — Әйткәнемчә, без Америка халкы ышаныч күрсәткән теләсә кайсы дәүләт башлыгы белән эшләячәкбез", диде ул.

Путин Америка президентлары турындагы алып баручы биргән сорауга Валдай форумында җавап бирде. Чараның трансляциясе интернетта алып барылды. Путин аларның барысын да кызыклы кешеләр дип санавын әйтте, әмма "дөньяның алдынгы дәүләтләреннән берсе булган" илнең башлыгы вазифасына башкалары килә алмый диде.

Трамп турында Путин "ул беренче мөддәтендә артык адым атларга, артык сүз сөйләргә курыккан иде", диде. Шулай ук Трампка һөҗүм барган вакытта аның үз-үзен ничек тотуына соклануын белдерде. "Кеше гадәти булмаган шартларда үзен күрсәтә. Һәм минемчә, ул үзен бик дөрес, батыр кеше, ир-ат буларак күрсәтте", диде Путин.

Русия президенты Трампның сүзләрендә Русия белән мөнәсәбәтләрне торгызуга, "Украина кризисын бетерергә ярдәм итү" омтылышлары ишетүен әйтә.

Инаугурациягә кадәр шалтыратса, АКШның яңа сайланган президенты белән сөйләшергә сез әзерме дигән сорауны Путин уңай җаваплады.

"Үзем шалтыратсам да, моны хурлыклы эш дип санамыйм. Әмма болай эшләмим, чөнки Көнбатыш дәүләтләренең җитәкчеләре бер этаптан соң миңа һәр атна диярлек шалтыраталар иде, ә аннары туктадылар. Теләмиләр икән - кирәкми. Күргәнегезчә, без исән-сау", диде ул.

Соңрак АКШ белән мөнәсәбәтләрне җайлау ихтималы турында сөйләгәндә Путин Америка президентлары "тирәндәге дәүләт" вәкилләре белән эшләргә мәҗбүр һәм "турыдан-туры халыкка мөрәҗәгать итәргә" тиеш, диде.

"Тирәндәге дәүләт" турында әйткәндә мөгаен Путин Ак йортка президент кампанияләре иганәчеләренең вәкилләре билгеләнүен күз уңында тота. Тирәндәге дәүләт - АКШта киң таралган сүз куешу теориясе, ул дәүләт сәясәтенә яшерен рәвештә йогынты ясаучы бер төркем барлыгына ышандыра. Аны үзенең чыгышларында Доналд Трамп та телгә алган иде.

  • Көнбатыш сәясәтчеләренең шалтыратулары турында әйткән чакта Путин мөгаен Украинага каршы сугыш башланыр алдыннан һәм ул башлангач, беренче мәлләрне күз уңында тоткандыр. Путин соңгы мизгелгә кадәр Украинага һөҗүм әерләнүен инкарь итте.
  • Моңа кадәр Путин Трампның сайлауларда җиңүенә фикер белдермәгән иде. Аның сүзчесе Дмитрий Песков исә Путин Трампны сайлауларда җиңүе белән котларга ниятләми, диде. "АКШ – "дус булмаган" ил, ул Русиягә каршы сугышка җәлеп ителгән", дип тә искәртте.
  • "Вёрстка" басмасы ышандыруынча, Путин Трампка котлауларын "танышлары аша" тапшырган. Песков моны кире кага, Трамп штабында моңа фикер белдермәделәр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!