Яңа ел алдыннан Русия президенты Владимир Путин илдә экстремизмга каршы көрәшнең яңартылган Стратегиясен раслады. Документта моңа кадәр күрелмәгән, ләкин Татарстан һәм Башкортстан кебек милли республикаларга кагылышлы яңа үзгәрешләр бар. Бу — сепаратизм һәм "деколонизация" тарафдарларына каршы көрәшү. Белгечләр Путин режимы милли республикаларның мөстәкыйльлеккә юл алу ихтималын таный һәм көрәшне көчәйтә дип саный.
Русия хакимияте "экстремизмга каршы" ничек көрәшчәк?
— Русофобларга каршы көрәш. Стратегиядә беренче тапкыр русофобия төшенчәсе кертелгән. Ул "Русия ватандашларына, урыс теленә һәм мәдәниятенә карата дошманлык, гаделсезлек һәм нәфрәтле караш" дип билгеләнгән. Шулай ук русофобиягә Русиягә дус булмаган дәүләт хакимиятләренең дискриминацион гамәлләре дә кергән.
Экстремизм чыганаклары арасында Украина да телгә алына. Русия хакимиятләре фикеренчә, анда Русиягә куркыныч тудыручы "радикаль неонацист төркемнәр" хуплана.
Документта украин кризисы русофобия рухын көчәйтү һәм Русиягә каршы гибрид сугыш алып бару коралы буларак бәяләнә. Украина җирлегеннән янаган куркынычларны юк итү стратегиянең төп бурычы итеп билгеләнә.
— Протест чаралары. Тотрыксызлыкка китерә торган факторлар арасында килештерелмәгән протест чаралары, массакүләм тәртипсезлекләргә әйләнгән акцияләр, мигрантларның канунсыз гамәлләре һәм хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешмаларның деструктив эшчәнлеге телгә алына.
— Русиядән чит илгә күчеп китүчеләрне исәпкә алу. Чит илләргә экстремистик эшчәнлектә катнашу яки "дошман дәүләтләрнең" экстремизм билгеләре булган укыту үзәкләрендә белем алу өчен баручы кешеләрне исәпкә алырга тәкъдим ителә. Моның белән куәт оешмалары шөгыльләнер дип көтелә. Документта "дошман дәүләтләрнең укыту үзәкләре" төшенчәсенә нинди билгеләмәләр нигезендә бәя бирелүе ачыкланмаган.
— Интернетта аноним эшләүчеләрне ачыклау. Интернетта да "экстремизм" белән көрәш чаралары каралган. Документта "мәгълүматларның агымлы анализы" һәм "экстремистик эшчәнлек алып баручыларны деанонимизацияләү" дигән төшенчәләр кертелгән.
БУ ТЕМАГА: Медиа: Русиядә 2010 елдан бирле социаль челтәрләрдәге постлар, видео һәм фикерләр өчен 36 меңнән артык беркетмә төзегәннәрСепаратизм һәм деколонизация тарафдарларының хакимияткә үрмәләвеннән курку
Стратегиядә милли республикалар турында аерым әйтелми. Шулай да 2020 елда кабул ителгән стратегиядән аермалы, яңа документта беренче тапкыр "деколониализм" төшенчәсе кулланылган.
Аерым алганда, "экстремистик оешмалар" үзләренең тарафдарларын арттырырга тели һәм Русиянең "бер өлешен аерып чыгаруны максат итеп куя" дип әйтелгән. "Мондый оешмалар Русиянең "деколонизация" идеяләрен тарата, сепаратистик идеяләрне" тормышка ашырырга тели диелгән. Бу хәрәкәтләр, янәсе, "деструктив көчләрнең" дәүләт хакимиятенә үтеп керүенә ярдәм итәргә тели.
Стратегиядә сепаратизм төшенчәсе өч тапкыр искә алына. 2020 елгы документта ул бер урында гына бар. Сепаратизм — хакимият өчен эчке экстремизмның бер күренеше. Сүз Русиянең "аерым төбәкләре" турында бара. Төбәкнең тарихи һәм социаль-икътисади үзенчәлекләренә бәйле милләтара низаг нигезендә сепаратистик күренешләрне илһамландыру белән шөгыльләнү экстремизм дип санала. Хакимият бу "дәүләтнең таркалуы һәм Русия җәмгыятенең бердәмлеген бозуына" китерә ала ди саный. Рәсмиләр әлеге экстремистларның хакимияткә үтеп керүеннән дә курка.
Русиянең аерым төбәкләрендә мониторинглар үткәрелеп торачак. Бу "сепаратистик күренешләргә китерергә мөмкин" булган җирләрдә эшләнәчәк диелә.
БУ ТЕМАГА: "Бүген Русиядә деколонизация турында сөйләшү — куркыныч"Русияне деколонизацияләү шаукымы
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң милли хәрәкәт вәкилләре Русияне деколонизацияләү турында сүз кузгатты. Соңгы өч елда алар Путиннан соң булачак Русиядәге тормыш, деколонизацияләү, илдә яшәүче халыкларның үзбилгеләнүе турында күп сөйли башлады. Әлеге көн тәртибен алга сөрүче берничә оешма барлыкка килде. Алар башлыча чит илләрдә эшли.
Моңа кадәр Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын Русиядә террорчы оешма дип таныды. Прокуратура бу оешмага 172 төркем карый дип саный. Медиа язуынча, бу исемлектә Татарстанга бәйле биш оешма бар. Алар арасында АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Фәрит Зәкиевның — Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары бар.
"Путин системы чыннан да сепаратистик идеяләрдән курка"
Сәясәт белгече Руслан Айсин Русия хакимияте милли республикалардан һәм милли хәрәкәтләрдән куркуын күрсәтте дип саный.
— Беренчедән, Путин системы чыннан да сепаратистик идеяләрдән курка. Алар милли хәрәкәт һәм милли республикаларның төп реаль актив булуын тамырдан аңлый. Путин режимы зәгыйфьләнә башлагач, милли республикалар элитасы, милли актив әкренләп үзләренең сәяси таләпләрен курыкмыйча җиткерә башлаячак, — ди ул.
Айсин сүзләренчә, әгәр Путин үлсә, яки дилбегәне кулдан ычкындырса, ул милли республикаларны да югалтачагын аңлый. Соңгы елларда милли телләргә каршы көрәш, дәүләт дәрәҗәсендә урыслаштыру сәясәте шуның белән бәйле ди ул. Шуңа күрә дә татар, якут, чечен кебек зур милләтләргә каршы аерым механизмнар кулланыла.
Алга таба Русиядә канун нигезендә эшләгән милли һәм дини оешмаларга басым көчәячәк, дип саный Айсин. Хакимияткә тугры булган мөфтиятләргә даими төстә дәгъвалар яңгырап тора.
— Алга таба йә совет чорында, йә Кытайдагы кебек булачак — күрербез. Бүген мәчетләрдә Путин өчен дога кылып, аның рәсемнәрен элеп куялар — бу тенденция фаҗигале һәм аяныч.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!