Путин Патрушев белән Дюминны ярдәмчеләре итеп билгеләде

Николай Патрушев һәм Владимир Путин

Ике түрә дә Путинның якын иптәше дип санала.

Русия президенты Владимир Путин Иминлек шурасының элекке секретаре Николай Патрушевны һәм Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюминны үзенең ярдәмчеләре итеп билгеләде. Димәк Дюмин төбәк башлыгы вазифасыннан китәчәк.

Ике түрә дә Путинның якын иптәше дип санала. Патрушев 90нчы еллар ахырында президент хакимиятендә аның урынбасары иде, соңрак Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) булды. Дюмин Путинның беренче мөддәтеннән үк аның сак хезмәтендә эшләде.

Яңа вазифаларга билгеләү фәрманнары 14 майда чыкты. Путин президент хакимиятендәге бөтен ярдәмчеләрне, вәкаләтле вәкилләрне һәм җитәкчеләрне үз урыннарында калдырды. Аерым алганда президент идарәсе җитәкчесе Антон Вайно, аның беренче урынбасарлары Сергей Кириенко һәм Алексей Громов, Путин сүзчесе Дмитрий Песков вазифаларында кала. Бер генә үзгәреш - элек президент ярдәмчесе булган Максим Орешкин президент идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

Дума депутаты Елена Ямпольскаяны Путин үзенең мәдәният киңәшчесе итеп билгеләде. Ямпольская - "Культура" гәзитенең баш мөхәррире, ул мәдәнияткә ультраконсерватив һәм ультрапатриотик карашлары белән билгеле.

Ямпольская - Думаның Татарстаннан депутаты иде. Хезмәттәше Айрат Фәррахов "Бизнес Online"га аның ике вазифаны берьюлы алып бармаячагын, депутатлыктан китәчәген әйткән. Думада Ямпольская урынына кем булачагы әлегә билгеле түгел дигән.

Ярдәмчеләр рәтенә Валерий Фадеев кертелде. Ул Кеше хокуклары шурасы өчен җаваплы.

Армия генералы Николай Патрушев Путинга иң якын "силовиклар"дан санала. 2008 елга кадәр ул ФСБны җитәкләде һәм Көнбатыштан куркыныч яный дип даими әйтеп килде. 2008 елның маеннан Русия Иминлек шурасы секретаре булды. The Wall Street Journal Русия һәм АКШ махсус хезмәтләрендәге үз чыганакларына сылтанып язуынча, Патрушев "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт башлыгы Евгений Пригожинны үтерү инициативасы белән чыккан.

АКШ, Европа берлеге, Британия, Канада, Япония һәм башка кайбер илләр Патрушевка санкцияләр кертте. Аның кече ул Андрей да АКШ һәм Британия чикләүләренә эләкте. Икенче бер улы Дмитрий Русиянең яңа хөкүмәтендә вице-премьер вазифасы алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!