Дөнья башкортлары корылтаенда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада "махсус хәрби операция каһарманнарына" һәйкәл кую турында карар кабул итүләрен әйткән. Бу хакта "Пруфы" яза.
"Әзерлек эшләрен башлаячакбыз, бәйге игълан итәчәкбез. Һәйкәлне куярга урын бар инде бездә", дигән ул.
Быел апрельдә дә бу турыда сүз кузгатканнар иде. Ул чакта Хәбиров мемориал комплексны "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай дип атый) тәмамланганнан соң, Уфа үзәгенә кую ниятләнә, дип әйткән иде.
Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
- Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
- Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
- Хәзер Башкортстанда сугышка җибәрергә ирләрне танышлары аша да җыялар. Танышын китергән кешегә 50 мең сум акча түлиләр. Быел сентябрьнең ун көне эчендә генә дә танышлары 200 кешене контракт төзергә алып килгән.
- Сентябрь ахырында Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
- Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
- Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3744 кеше һәлак булган.
- Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проектына күрә, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!