Кырым "референдум"ы

Кырым башкаласы Акмәчет янында Украинаның Перевальное хәрби базасы янында тупланган бу кораллы кешеләр Русия хәрбиләре дип санала. Хакимиятләр аларны Кырымда яшәүче гади кешеләр итеп күрсәтергә тели.

Акмәчеттә тавыш бирү.

Тавыш бирергә килгән кешеләр инде паспортларына совет тамгалы тышлыклар кидергән.

Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов (уртада) Акмәчеттә тавыш бирә.

Кырымга Русия хәрбиләре күпләп кергәннән соң барлыкка килгән "үзсаклану" көчләре әгъзасы да тавыш бирә.

Кырымның Пионерское авылында бер хатын тавыш бирү алдыннан бюллетеньне карый.

Акмәчеттә кешеләр тавыш бирергә теркәлә.

Акмәчеттә кызылдан киенгән хатын тавыш бирә.

Пионерское авылында тавыш бирү тартмалары өйдән-өйгә дә йөри.

Кырымда Украинаның Перевальное хәрби базасы янында Русия хәрбиләре дип исәпләнелүче кораллы кешеләр.