Кимендә 51 урын алып, Республикан фиркасе Сенат контролен кире кайтарды, дип хәбәр итә Associated Press.
Соңгы белешмәләргә күрә, республиканнар Көнбатыш Вирджиниядә һәм Оһайода демократларның урынын алган. Тавышларны санау дәвам итә: әлегә җиде штатта нәтиҗәләр игълан ителмәде. Фаразларга күрә республиканнар аларның кимендә өчесендә җиңәргә мөмкин.
Конгрессның югары пулаты – Сенатта (анда һәр штаттан икешәр вәкил сайлана) барлыгы 100 урын бар. Һәр ике ел саен Сенатның өчтән бер өлеше яңартыла, соңгы дүрт елда пулатны демократлар контрольдә тоткан иде.
Вәкилләр пулатына сайлауларның нәтиҗәләре дә килә. Түбән пулат ике елга бер мәртәбә тулысынча яңара: анда барлыгы 425 урын. Хәзерге вакытта бу урыннарның күбесен республиканнар алып тора һәм алар урыннарын саклап калырга ниятли. Әлегә Вәкилләр пулатында республиканнар – 192, демократлар – 173 урынны алып тора. Тагын 70 урын белән бәйле нәтиҗәләр көтелә.
АКШ президентына сайлауларда Республикан фиркасеннән намзәт Дональд Трамп алдынгылыкта бара. Әгәр республиканнар Конгрессның ике пулатын да контрольгә ала алса, аңа үз сәясәтен алып бару күпкә җиңелрәк булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!