Кырымда хокук яклаучылар Рустем Кямилев һәм Лиля Гемеджидә тентү узган

Рустем Кямилев

Бүген "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый хәрәкәтенең юристлары Рустем Кямилев белән Лиля Гемеджиларның өенә полиция килде һәм тентү үткәрде.

Аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре хокук яклаучы һәм юрист Рустем Кямилевне тоткарлаган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе хәбәр итә.

Бүген, 7 ноябрьдә "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый хәрәкәтенең юристлары Рустем Кямилев белән Лиля Гемеджиларның өенә полиция килгән. Аларның өйләрендә экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре тентү үткәрүе хәбәр ителә. Кямилевны тентүдән соң тоткарлаганнар.

Рустем Кямилев белән Лиля Гемеджиның 21 яшьлек кызы Нияра үзенең иртәнге сәгать унынчы яртыда, әтисен идәнгә яткырган тавышка уянуын сөйли. "Идәнгә ятыгыз! Тиз дидем, идәнгә ятыгыз", дигән кычкырулардан уяндым", дип сөйләгән ул.

Кыз тентүне нинди маддә нигезендә үткәрүләрен әйтмәделәр, "авызыгызны йомыгыз һәм сөйләшмәгез", дип җавапладылар ди. Шулай ук аның бертуганының хәрби исәптә тору-тормавы белән кызыксынганнар һәм якында "хәрби комиссариатка чакыру" көтәргә кушканнар диелә.

Апрель аенда Кырымның Адвокат пулаты Лиля Гемеджи һәм Рустем Кямилевның авдокат статусын алды. Хәзер алар җинаять эшендә катнаша, үз мөштәриләренең хокукларын яклый алмаячак.

Кырымтатар ресурс үзәге "Русия куәт оешмаларының бу канунсыз гамәлләрен" хөкем итте. Үзәк бу адвокатларның кырымтатарлар арасында сәяси тоткыннарны яклады, шуңа да моны кырымтатарларга карата алып баручы дискриминацион сәясәт күренеше дип саный.

2022-23 елларда адвокат Эдем Семедляев, Назим Шейхмамбетов, Айдер Азаматов, Эмине Авамилеваның тоткарланды. Алар башлыча кырымтатар хокукларын яклаучы адвокатлар иде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!