Томски Канун чыгару думасы депутаты Екатерина Собканюк эшләмәүче русияләрне "безнең тәндәге кортлар" дип атады һәм алар өчен хезмәт лагерьлары булдырырга тәкъдим итте. "Болар булган бит инде" ди ул һәм эшләргә теләмәүче "кешеләр нык күп" дип аңлата. Собканюкның чыгышыннан өзекне NGS.RU басмасы чыгарды.
"Төзелештә бетончылар, эретеп ябыштыручылар, арматурчылар, электрчылар юк. Аеруча бетонны җылытып торырга кыш көне кешеләр җитми. Ә бездә кыш алты ай дәвам итә. Ниндидер хәлиткеч чаралар кабул итәргә кирәк: безгә кешеләр җитми. Иртәгә тагын да күбрәк җитмәячәк", дип искәрткән депутат.
Узган ел ахырында Алтай крае канун чыгару җыены депутаты Евгения Боровикова да шундыйрак тәкъдим белән чыгыш ясаган иде. Ул Русия кануннарын бозган чит ил ватандашларын хезмәт лагерьларына җибәрергә тәкъдим иткән иде. "Җинаять кодексын бозган мигрантлар Русиянең хезмәт лагерьларында җәзаны гомер буе үтәргә тиеш", диде ул.
Февральдә Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев "илгә зарар китерүче" русияләрне ачыклап "яңадан тәрбияләү өчен" Себердәге хезмәт лагерьларына җибәрергә кирәк диде.
- Совет чорында мондый хезмәт лагерьлары совет хакимиятенең төп сәяси репрессияләр коралы һәм бушка эшләүче хезмәт куллары чыганагы булган. 1917-1960 елларда Гулаг лагерьларында миллионнарча кешенең гомере өзелде.
- 1931 елда Төньяк котып боҗрасыннан 150 чакрым өстәрәк Урал тауларының төньягында ташкүмер чыгару өчен Воркутада хезмәт лагерьлары төзелә. 25 ел дәвамында биредә тоткыннар һәм сөргенгә җибәрелгәннәр эшләп мәңгелек туң җирләрен Советлар Берлегенең иң зур ташкүмер чыганагына әверелдерә. Бу комплекс зурайганнан зурая барып үз эченә 20-дән артык шахтаны, шахтер авылларын, электр станцияләрен, тимер юлларны һәм яңа төзелгән Воркута шәһәрен ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!