Русия Банкы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тууга 200 ел уңаеннан ике сумлык тәңкә чыгарачак

Ике сумлык көмеш тәңкәләр

Бу тәңкәләрне өч мең данә чыгарачаклар. Үзәк Банкта әйтүләренчә, аларны бөтен җирдә дә чикләүләрсез кабул итәргә тиешләр.

15 гыйнварда Русия Банкы татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел уңаеннан истәлек тәңкәләре чыгарачак. Бу хакта банкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике сумлык, 925 билгеле көмеш тәңкә 33 миллиметр диаметрлы булачак.

Алгы ягында аерым алганда Русия гербы ясалган, "Русия Федерациясе", "Русия Банкы" дигән сүзләр язылган, акчаның ике сумлык икәне һәм "2025 ел" дип әйтелгән.

Икенче ягына исә Каюм Насыйри рәсеме һәм киштәдә, өстәлдә урын алган китаплар уелган. Тәңкәнең бу ягында "Каюм Насыйри" дип, шулай ук "1825", "1902" дип, галимнең туган һәм үлгән еллары язылган.

Бу тәңкәләрне өч мең данә чыгарачаклар. Үзәк Банкта әйтүләренчә, акчаны бөтен җирдә дә чикләүләрсез кабул итәргә тиешләр.

Былтыр августта Казанда татар халкының мәгърифәтче галиме, язучы Каюм Насыйри яшәгән агач йортны төзекләндерәчәкләре хәбәр ителгән иде. Париж Коммунасы урамындагы бу йортта хәзер аның музее урнашкан.

Йортның беренче катында мемориал бүлмә, күргәзмәләр залы, вестибюль, чишенү бүлмәсе, сувенирлар сата торган урын һәм касса, бәдрәф урнышкан. Икенче катта - экспозиция-күргәзмә залы, фойе, мөдир бүлмәсе, хезмәткәрләрнең бүлмәләре.

Төзекләндергән чакта йортны үзгәртү ниятләнми.

Хәзерге вакытта аның диварлары каза хәлендә дип бәяләнә. Агач корылмаларны ныгытырга, идәннәрне, су агызу торбаларын алыштырырга тәкъдим ителә.

  • Каюм Насыйри татарның XIX гасырдагы галим-этнографы, язучысы һәм мәгърифәтчесе. 1825 елның 2 февралендә Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Яшел Үзән районы), Югары Шырдан авылында туа.
  • 1841 елда, 16 яшьлек вакытында аны Казанга алып килеп мәдрәсәгә бирәләр. 1855 елга кадәр ул Казанда "Касыймия" мәдрәсәсендә укый. Анда төрек, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә.
  • 1855—1871 елларда Казан руханилар училищесендә, аннары Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта.
  • 1871 елда Казанда татар балалары өчен башлангыч рус-татар мәктәбе ача.
  • 1885 елда Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография җәмәгатенә хакыйкый әгъзасы булып сайлана. Һуманитар фәннәрнең төрле тармакларын үстерүгә зур өлеш кертә, хәзерге әдәби татар теленә нигез сала. Насыйриның гыйльми эшчәнлеге күбесенчә татар халкы тарихын, Русияя тарихын һәм гомумхалык тарихын өйрәнүгә багышлана.
  • Этнографиягә караган хезмәтләрендә бик күп халык сынамышлары, әкиятләр, әйтемнәр, җырлар, йолалар, халык медицинасы турында мәгълүматлар зур урын алган.
  • Шулай ук ул беренче булып тәкъвим чыгара. Ике мәртәбә "Казан календаре" дигәч, аннан "Календарь" дип кенә китә, соңгы икесе "Мокаддимәдә календарь" һәм "Горрәнамә мокаддимәдә календарь" дип атала. Әлеге тәкъвимнәрнең барысында да диярлек татар халкының көндәлек тормышында чагылыш таба торган хәбәрләр бирелә, эш-гамәлләренә, төрле һөнәрләргә өйрәтә торган язмалар басыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!