Русия баш прокурорына Башкортстан мөфтиеннән зарланалар

Айнур Биргалин

Биргалинга күл яры яныннан җир кишәрлеге бирелгән. "Пруфы" мәгълүматынча, монда ул балык үрчетергә тиеш булган. Тик әлегә бернинди эш алып барылмый, ә мөфтинең җир кишәрлеген арттырганнан-арттыра баралар диелә.

Якташлары Башкортстан мөфтие Айнур Биргалиннан зарланып Русия баш прокурорына, Русия тикшерү комитеты рәисенә һәм Башкортстан башлыгына мөрәҗәгать иткән, дип яза "Пруфы" басмасы.

Учалы районының Озерный авылында яшәүчеләр аңлатуынча, Биргалинга Озынкүл күле ярында 30 һектарлап җирне арендага биргәннәр. Бу - авыл кешеләренең хокукларын кыса, ди алар.

"Җир бүлеп бирелгәндә һәм аны юридик яктан рәсмиләштергәндә җирле халыкның фикерен исәпкә алмадылар. Җирле үзидарә оешмалары җәмәгать тыңлаулары үткәрмәде, ә соңгы елларда Биргалин файдасына бу җир кишәрлегенең чикләрен арттырдылар гына", дип белдерә авыл кешеләре.

Шулай ук хәзерге вакытта арендага алучы монда бернинди эшчәнлек тә алып бармый, дип искәртелә.

"Җир кишәрлеген арендага бирүнең канунилыгын тикшерүне, шулай ук бу кишәрлекнең чикләрен киңәйткәндә су саклау кануннарының үтәлүен тикшерүне сорыйбыз", диелә шикаятьтә.

"Пруфы" мәгълүматынча, Биргалинга арендага бирелгән җирдә балык үрчетелергә тиеш булган. Тик хәзерге вакытта биредә бернинди эш алып барылмый, дип искәртелә.

Басма бу уңайдан мөфтинең үзе белән дә сөйләшкән. "Биргалин якташларының үзенә карата нинди дәгъвасы булуын аңламый. Аларның хокукларын кысмыйм дип ышандыра. Ул яр буендагы җирләрне арендага алуын кире какмый", дип яза "Пруфы".

Биргалин арендага алу канунлы булды, авыл халкының терлегенә су эчәргә килергә яки аларның көтүлекләренә комачау итми дигән. Шулай да арендага алгач балык үрчетү проектын эшләтеп җибәрә алмавын таныган.

  • Шул ук вакытта Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хезмәт хакы түләмәү белән бәйле мәхкәмәләре бара. Былтыр август уртасында кайбер хезмәткәрләр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде.
  • Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдерде. "Мин дә хезмәт хакы алмыйм, хәйрия өчен эшләгән кебек эшлим. Әгәр кешенең акчасы булмаса, ул анда эшләмәс иде. Безнең оешма сәүдәгә корылмаган, иҗтимагый", диде ул.
  • Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе исә хезмәткәрләрне хаклы дип табып аларга акчаларын түләттерү турында карарлар чыгарды.
  • Күптән түгел Биргалин никабка каршы чыкты. "Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә", диде.
  • Шул ук вакытта 34 яшендәге мөфти Айнур Биргалин Русиянең Украинага каршы сугышын актив рәвештә хуплап килә. Ул мобилизация үткәрүне яклый, хакимиятне хуплаучы митингларда, төбәк телевидениесендә һәм федераль телеканалларда чыгыш ясый, Европа, Америка һәм НАТОны — "мөнафикъ", "Русия һәм дин дошманнары" дип, ә Украина хакимиятләрен "фашистлар" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!