Русия Диния нәзарәте фитр сәдакасы күләмен 66%ка арттырган

Архив фотосы

Архив фотосы

Бу сәдаканы Ураза гаете алдыннан һәр мөселман түләргә тиеш.

2025 елда Рамазан аенда бирелә торган фитр сәдакасы 250 сум тәшкил итәчәк. Бу сумманы Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы билгеләгән.

Бу узган елдан — 66,7%ка, яки 100 сумга күбрәк. 2024 елда фитр сәдакасы күләме 150 сум тәшкил иткән. Бу аз керемле кешеләр өчен түләнә торган мәҗбүри сәдака диелә. Аны һәр ир кеше хатын һәм балалары өчен ураза беткәнче бирергә тиеш.

Урта хәлле кешеләр фитр сәдакасын 800 сум, баераклар — 1 300 сумнан (былтыр — 1 200 сум булган) башлап түләргә киңәш итә мөфтият.

Ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы бер көнгә 400 сумны тәшкил итәчәк. Былтыр ул 350 сум булган.

Зәкят түләү өчен нисаб күләме дә бер ел эчендә 50%ка арткан. Былтыр ул 497 000 сум күләмендә бәяләнсә, быел — 743 300 сумга җиткән. Ел дәвамында әлеге акчага ия булган мөселман кешесе зәкят бирергә бурычлы.

Татарстан мөфтияте әлегә сәдака күләмен билгеләмәде. 2022 елда Украина сугышы башланганнан соң кисәк арткан иде.

Моңа кадәр Татарстаннан Мәккәгә хаҗ юлламасы бәяләре үсте. Бу рубльнең долларга карата төшүе белән бәйле. Узган ел ахырында 2025 елда хаҗ юлламалары 458 мең сумнан башланып 1,3 млн сумга кадәр җитәчәк диелде.

Рамазан ае 28 февральдә кояш баю белән башлана. Ураза бәйрәме исә 30 мартка туры килә. Корбан гаете 6 июньдә билгеләп үтеләчәк. Бу көннәр Татарстанда рәсми ял көне булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!