Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте

Иллюстратив фото

Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Бүген, 11 декабрьдә, Русия Думасы чит ил ватандашларының балаларын урысча белмәгән килеш мәктәпкә укырга алуны тыя торган канун өлгесен икенче һәм өченче укылышларда кабул итте. Бу канун өлгесен кабул итүне хуплап 409 депутат тавыш биргән, бер депутат каршы чыккан.

Яңа канунга ярашлы, мәктәпкә укырга кергәнче балалар башта тест узарга тиеш. Аның ярдәмендә баланың телне белүе "белем алу өчен җитәрлек"ме икәнен ачыклаячаклар. Тест уздыру кагыйдәләрен Русия мәгариф министрлыгы билгеләячәк. Тест узу бушлай булачак дип ышандыралар. Моннан тыш, мәктәпкә укырга кергәнче мигрантларның балалары Русиядә канунлы яшиме икәнен тикшерәчәкләр.

Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Элегрәк Дума рәисе Вячеслав Володин эчке эшләр министрлыгы һәм мәграиф министрлыгы белешмәләренә таянып, узган уку елында Русиядә 200 меңнән артык мигрант баласы укыган, дип белдергән иде. Аларның "белем бирү програмын үзләштерүендә, яшьтәшләре һәм мөгаллимнәр белән аралашуында авырлыклар туа", диде ул.

Быел Русия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бер сыйныфка һәм бер төркемгә урысча начар белән торган өчтән дә артык мигрант балаларын алмаска тәкъдим иттеләр. Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә шундый киңәшләр җибәргән иде.

"Урыс телен начар белсәләр", ул чакта мондый балаларны укыту — "сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны" укыткан кебек үк, җиңел эш түгел, дип чагыштыра министрлык. "Шуңа күрә бер сыйныфта (төркемдә) урыс телен начар белгән өчтән дә артык бала булмавына омтылырга кирәк", дип киңәш ителә.

Элегрәк Русия думасында мигрантларның балаларын мәктәпләрдә һәм бакчаларда түләүле укытуга күчерергә тәкъдим иттеләр. Мондый тәкъдимне депутат Ярослав Нилов ясады.

  • Шулай ук Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
  • Июльдә Русия Думасына урысча белмәгән чит ил ватандашларын депортацияләү турында канун өлгесе кертелгән иде.
  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды.
  • Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" - тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
  • Аларның нәтиҗәсендә Русиядән чит ил ватандашларын административ депортацияләү турындагы карарлар былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан. Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.
  • Шул ук вакытта Былтыр Русиягә килгән мигрантларның саны соңгы ун ел эчендә иң азы булган.
  • "Агентство" исәпләп чыгарганча, мигрантларга эшләүдә чикләүләрне Русия төбәкләренең өчтән берендә керткәннәр, алар арасында аннексияләнгән Кырым да бар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!