Русия Думасында "шәхси файда өчен" гаскәрне "кимсетүчеләргә" җәзаны көчәйтергә тәкъдим итәләр

Иллюстратив фото

Җинаять маддәсенә "шәхси файда өчен" һәм "акча өчен" дигән төшенчәләр кертмәкчеләр, җинаять эшләрен исә башта административ маддә нигезендә штрафка тартып тормыйча да ача алачаклар. Юристлар яңа төзәтмәләр беренче чиратта журналистларга, активистларга, адвокатларга һәм сәясәтчеләргә кагылачак ди.

Русия Думасында Җинаять кодексына төзәтмәләр әзерләгәннәр, бу төзәтмәләр ил гаскәрен "кимсеткән" яки чикләүләр кертергә чакырган өчен җәзаны кырыслата, дип яза "Коммерсантъ".

Хәзерге вакытта гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы җинаять эшен бары тик кеше Административ хокук бозулар кодексындагы "гаскәрне кимсетү" маддәсен берничә тапкыр бозган булса гына ача алалар. Ә депутатлар әгәр дә русияләр моны "шәхси файда өчен" эшләгән булса, аларны шундук җинаять маддәсе нигезендә җәзага тартырга тәкъдим итә.

Шулай ук "шәхси файда өчен яки акча өчен" Русиягә чикләүләр кертергә чакырган кешеләргә дә шундый ук алым тәкъдим ителә. Мондый очракта кешегә бер миллион сумнан алып өч миллион сумга кадәр штраф салырга, яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр (хәзерге вакытта бу маддә 500 мең сумга кадәр штраф бирүне һәм өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота).

Моннан тыш, төзәтмәләр шушындый "җинаятьләр" кылып алган милекне тартып алырга рөхсәт итә.

Төзәтмәләрне "Бердәм Русия" депутатлары Ирина Яровая белән Василий Пискарев әзерләгән. Алар канунны болай кырыслату Русияне "дәүләт иминлегенә куркыныч тудыручы җинаятьчел эшчәнлектән яклау өчен" кирәк дип аңлата. Кичә, 10 февральдә канун өлгесен хөкүмәт комиссиясе хуплаган.

"Коммерсантъ" сораштырган юристлар фикеренчә, яңа төзәтмәләр беренче чиратта үз эшләре өчен акча алучы журналистларга, җәмәгать эшлеклеләренә, адвокатларга һәм сәясәтчеләргә кагылачак.

  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
  • Мәскәүнең Украинага каршы алып барган сугышы дәвамында русияләрне һәм чит ил ватандашларын гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы административ һәм җинаять маддәләре, шулай ук гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турындагы җинаять маддәсе нигезендә 241 миллионлап сумга штрафка тартканнар. Моны Югары мәхкәмә каршындагы мәхкәмә департаменты белешмәләренә таянып, "Вёрстка" исәпләп чыгарган иде.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
  • Былтыр көз көне "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага "гаскәрне кимсетү" өчен штраф салганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!