Русия эчке эшләр министрлыгы сәясәтче Илья Яшинны эзләүгә биргән

Илья Яшин

Русия белән Көнбатыш илләр арасындагы тоткыннар алмаштыру нәтиҗәсендә иреккә чыккан оппозиционерга каршы яңа җинаять эше ачылуы турында рәсми хәбәр ителмәгән иде. "Медиазона" мәгълүматынча, Яшинның эзләүгә бирелүе турындагы мәгълүмат эчке эшләр министрлыгы базасында бүген, 25 декабрьдә пәйда булган.

Русия эчке эшләр министрлыгы Русия белән Көнбатыш илләр арасындагы тоткыннар алмаштыру нәтиҗәсендә иреккә чыккан сәясәтче Илья Яшинны эзләүгә биргән. Бу мәгълүматны министрлык базасында "Медиазона" тапкан. Оппозиционерга каршы яңа җинаять эше ачылуы турында рәсми хәбәр ителмәгән иде. "Медиазона" мәгълүматынча, Яшинның эзләүгә бирелүе турындагы мәгълүмат эчке эшләр министрлыгы базасында бүген, 25 декабрьдә пәйда булган.

"Бу хакта берни белмим. Әмма күрәсең, әгәр Русиягә кайтырга уйласам, һава аланында ук кулга алу өчен, мыштым гына җинаять эше ачканнардыр. Гаҗәпләнмәдем. Моны көтәргә була иде", дигән "Медиазона"га Илья Яшин.

  • Яшинны быел 1 августта, Көнбатыш белән Русия арасында узган тоткыннар алмашы вакытында 16 сәяси тоткын белән беррәттән азат иткәннәр иде. Соңрак ул сәяси эшчәнлеген чит илдән торып дәвам итте.
  • Яшин моны алмашу булырак түгел, "аның ихтыярыннан тыш Русиядән канунсыз чыгару" дип атады. "Ничек бар, шулай әйтәм: хәзер иң зур теләгем – кайту. Беренче теләк булып һава аланына барып, билет алу һәм Русиягә кайту иде. Ләкин миңа шулай аңлаттылар: минем кайтуым киләчәктә [илләр арасында] барлык алмашыну мөмкинлекләрен юкка чыгарачак", — дип белдерде ул.
  • Ноябрь уртасында Берлинда Русия оппозициясенең сугышка каршы йөреше узды. Аны Русия оппозициясе вәкилләре – Илья Яшин, Владимир Кара-Мурза һәм Юлия Навальная оештырды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!