Русия гаскәре Константиновканы атышка тоткан, үлүчеләр бар

Константиновка, Донецки өлкәсе, 9 август 2024 ел

Украина Telegram-каналлары язуынча, ракет  "Экомаркет" супермаркетына эләккән. Янгын башланган. 

Русия гаскәренең Донецки өлкәсендәге Константиновка шәһәрен атышка тотуы нәтиҗәсендә кимендә 11 кеше үлгән, 40 кеше җәрәхәтләнгән.

Донецки өлкәсенең хәрби хакимияте башлыгы Вадим Филашкин әйтүенчә, шәһәргә артиллерия белән һөҗүм итмәгәннәр, ә һавадан X-38 ракеты атканнар,

"Русия бу террор өчен җавап тотачак", дип искәртте Филашкин.

Украина Telegram-каналлары язуынча, ракет "Экомаркет" супермаркетына эләккән. Янгын башланган.

Шулай ук җимерелгән корылмалар, зарарланган машиналар күренә.

"Константиновкадагы супермаркетка һөҗүм - русияләрнең чираттагы терроры. Сивилләр белән сугышу - аларның бердәнбер булдыра ала торган әйберсе", дип язды Telegram-да Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак.

Русия саклану министрлыгы әлегә Константиновкага ясалган һөҗүмгә фикер белдермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.