Русия хакимиятләре һава аланнарын дроннардан саклауга 11 млрд сум түгәчәк

Иллюстратив фото

Барлыгы 31 һава аланын сакламакчылар.

Русия хакимиятләре һава аланнарын дроннардан саклауга кимендә 11 миллиард сум тотачак. 2028 елга кадәр Русиянең барлыгы 31 зур һава аланын дроннардан саклаячаклар. Бу федераль объектларга да, хосусый милек булып саналучыларга да кагыла.

Бу хакта бүген, 25 сентябрьдә "Ведомости" хәбәр итте. Басма "Инфраструктураны үстерү, иминлекне тәэмин итү һәм пилотсыз авиация системнарын сертификацияләүнең махсуслаштырылган системын формалаштыру" проектының яңартылган версиясенә таяна. Бу проектны 14 августта, дәүләт проектлары утырышында Русия премьер-министры Михаил Мишустин эшләп бетерергә кушкан иде.

Русиянең Украина белән өченче ел дәвам иткән сугышында пилотсыз очкычлар моңарчы күрелмәгәнчә күп кулланыла. Алар ярдәмендә сугыш кырында да, фронт сызыгы артында урнашкан объектларга да һөҗүм итәләр.

Русия хакимиятләре көн саен диярлек украин дроннарын бәреп төшерүе турында хисап бирә. Алар шул исәптән Татарстанга, шулай ук Мәскәүгә дә очып килә. Мондый куркыныч булганда һава аланнары очышларны туктатып тора, очкычлар кабул итми.

31 май иртәсендә Татарстанга бишенче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Росавиация боерыгы белән Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итүдән һәм очыртып җибәрүдән туктап торды, соңрак һава аланнарының кабат эшли башлавы хәбәр ителде.

Әле 28 августта гына да дроннар куркынычы аркасында Татарстанда ике һава аланы эшләми торды. Соңрак билгеле булганча, пилотсыз очкыч Татарстан яныннан үтеп китеп, күршедәге Киров өлкәсендәге объектларга һөҗүм иткән.

9 майда "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.

Шулай ук Русиягә пилотсыз очкычлар очып килүе нәтиҗәсендә корал саклана торган келәтләр һәм башка хәрби объектлар зарарлануы һәм юк ителүе очраклары да булды. Мондый вакыйгалар турында Русия хакимиятләре бик аз мәгълүмат бирә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!