Русия хөкүмәте илдә телефон һәм интернет аша элемтәгә чыгучы акча караклары белән көрәшү өчен канунга яңа төзәтмәләр әзерләгән. Әлеге үзгәрешләр берничә дистә канунга һәм норматив-хокукый актларга кагылачак, дип көтелә. Бу хакта РБК җиткерә, басма моның турында документлар таба алган. Шулай ук төзәтмәләр әзерләнүен РБКга вице-премьер Дмитрий Григоренко белән дигитал үсеш министрлыгы да раслаган.
Төзәтмәләр җыелмасын хөкүмәтнең канун өлгесе эшчәнлеге комиссиясе бүген, 10 февральдә карарга тиеш, дип яза үз чыганагына таянып РБК. Яңа кануннар исә 2025-2026 елларда гамәлгә керер дип көтелә.
Журналистлар документтан берничә пунктны китерә. Хакимиятләр кибермошенниклар белән көрәшү өчен берничә әйбер тәкъдим итә.
- аерым алганда дәүләт оешмалары, кредит оешмалары, Үзәк банк, элемтә операторларына, тауар һәм хезмәтләр күрсәтү оешмаларына эш белән бәйле аралашкан чакта чит ил мессенджерларын куллануны тыярга. Мондый мессенджерларның исемлеген Роскомнадзор чыгарачак;
- югарыда телгә алынган оешмаларның хезмәткәрләре эш өчен Русия мессенджерларын куллана алачак. Әмма моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системы (ЕСИА) аша шәхесеңне расларга кирәк булачак;
- Русиядә яшәүче 200 меңнән артык кулланучысы булган маркетплейслар һәм тауар сату, хезмәт күрсәтү сервислары үзләрендә игълан калдырырга теләүчеләрнең бөтенесен дә ЕСИА аша тикшерергә тиеш булачак;
- элемтә операторлары кулланучыларына килә торган шалтыратуларны (оешмалардан, чит ил номерларыннан, виртуаль автомат телефон станцияләреннән) тамгаларга тиеш булачак. Бу русияләр үзләренә чынлап та банк хезмәткәре шалтыратамы, юкса мошенниклармы икәнен аңласын өчен эшләнәчәк;
- кәрәзле элемтә абонентлары рекламнардан һәм спам-хәбәрләрдән, шалтыратулардан баш тарта алачак, һәм башкалар.
Былтыр декабрь башында ТАСС агентлыгы 2024 елның 10 ае эчендә кибермошенниклар русияләрнең 158 миллиард долларын урлаган, дип җиткергән иде. 80 процент очракта бу читтән торып башкарыла, ә урланган акчаларның күләме елдан-ел арта бара.
- Былтыр июльдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров авыл башлыкларына мошенникларга каршы көрәшә башларга кушкан иде.
Башкортстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, 2023 елда республикада яшәүчеләр телефоннан шалтыратучы һәм онлайн-мошенникларга өч миллиард сум тирәсе акча күчергән. "Ә быел миллиард ярым сум җибәргәннәр. Бу акчалар дошман гаскәренә ярдәмгә китә", дип искәрткән иде Хәбиров.
- Шул ук вакытта Русиядә телефоннан шалтраткан мошенниклар йогынтысы белән кешеләрнең хакимият биналарына һәм банк офисларына ут төртү очраклары ешайган. Мошенниклар моңа кадәр акчалары урланган кешеләргә шалтыратып, әгәр канунга каршы гамәл кылсалар, акчаларын кире кайтарырга вәгъдә итә. Башка бер очракларда ут төрткән өчен акча бирәчәкләрен әйтәләр, яки бу гамәл мошенникларны тотарга булышачак дип ышандыралар.
- Сбербанкта әйтүләренчә, мондый явыз ниятле шалтыратулар 2023 ел башында барлыкка килгән. Аеруча социаль яктан яклаучысыз кешеләрне, шул исәптән пенсионерлар һәм яшьләрне җинаять кылырга ешрак мәҗбүр итәләр диелә.
- Татарстанда яшәүчеләргә дә явыз ният белән шалтыраталар. Азатлык блтыр февральдә шундый бер очрак турында язган иде. Казан пешекчесе хәрби комиссариатта "Украина кораллы көчләренә дан" дип кычкырган. Аңа мошенниклар шулай эшләргә кушкан. Шушы сүзләрне кычкыруы өчен аңа "экстремизм" турында административ эш ачылды.
- Чаллыдагы банк бүлекчәләренең берсендә сугышка каршы шигарләр кычкырган хатын-кызны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип табып, 25 мең сум штрафка хөкем иткәннәр иде.
- 45 яшьлек хатын банк бүлекчәләренең берсенә буш пыяла шешә тотып килгән һәм сугышка каршы шигарләр кычкырган. Полиция хезмәткәрләренә аңлатма биргәндә ул моны банкның Мәскәүдәге офисы хезмәткәре эшләргә киңәш итте дигән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!