Русия хәрби мәхкәмәләре ярты ел эчендә хөкем иткән хәрбиләрнең саны — соңгы 13 ел эчендә иң зурысы

Иллюстратив фото

Аларның яртысын диярлек утыртып куйганнар, бу бер ел элек белән чагыштырганда 3,5 тапкырга артыграк. 

Быел беренче алты айда Русия мәхкәмәләре 6088 хәрбине җәзага тарткан, бу кимендә 2011 елдан башлап иң зур күрсәткеч. Моны "Вёрстка" исәпләп чыгарган.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда хөкем ителгән хәрбиләрнең саны ике тапкырдан артыкка күбәйгән, бу да иң зур саннар. Аларның яртысын диярлек - 2908ен утыртып куйганнар, бу бер ел элек белән чагыштырганда 3,5 тапкырга артыграк.

"Вёрстка" хөкем карарларын караганда җинаять кодексының барлык маддәләредә исәпкә алуын әйтә. Кайсы маддәләр нигезендә ничә кешене хөкем итүләре әйтелми, әмма элегрәк хәрбиләрне ешрак үзбелдеге белән хәрби бүлекчәсен калдырып китә, дезертирлык һәм хезмәттәшләрен үтерү өчен хөкем итүләре хәбәр ителгән иде.

Мәхкәмәләр эшчәнлеге һәм алар чыгарган карарлар белән бәйле статистиканы Русия Югары мәхкәмәсе каршындагы департамент 2014 елдан бирле чыгарып барды. Әмма 2023 елның гыйнварыннан башлап, журналистлар сайтта чыккан таблицаларда хәрби хезмәткә каршы җинаятьләр турында тулы мәгълүматлар булмавына игътибар итте, бу өлеше төшереп калдырылган диелде.

  • Апрель аенда билгеле булганча, сугыш башланганнан соң Русиянең 10 хәрбиен гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп тә хөкем иткәннәр.
  • Март аенда Русия хәрби мәхкәмәләре хезмәт урынын калдырып китү өчен көненә уртача 34 хөкем карары чыгарган.
  • 2022 елның сентябрендә Русиядә мобилизация игълан ителде. Шуннан соң Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!