Русия Киевка һөҗүм итте: үлүчеләр бар, балалар хастаханәсенә зарар килгән

Киевның "Охматдит" хастаханәсенә ракет һөҗүме нәтиҗәсе. 8 июль 2024 ел

Соңгы белешмәләргә күрә, Киевта 9 кеше үлгән, 30дан артык кеше җәрәхәтләнгән. Белешмәләр яңартылып тора, корбаннар саны күбрәк булырга мөмкин.

Бүген, 8 июль иртәсендә Русия хәрбиләре Украинага көчле ракет һөҗүме ясады. Украина эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, 20дән артык кеше үлгән, 50дән артык кеше яраланган. Иң күбе Киевта һәм Кривой Рог шәһәрендә үлгәннәр. Киевта балалар хастаханәсенең бер бинасы һәм күпфатирлы йорт җимерелгән.

Ракетларны Каспий диңгезендәге акваториядән очыртканнар диелә. Бөтен Украинада һава кисәтүе булган. Киевта шартлаулар ишетелгән, хакимиятләр һава һөҗүменә каршы системнар эшли дип аңлатты.

Украина президенты Владимир Зеленский Русия хәрбиләре 40тан артык ракет очыртып җибәргән диде.

Соңгы белешмәләргә күрә, Киевта 9 кеше үлгән, 30дан артык кеше җәрәхәтләнгән. Белешмәләр яңартылып тора, корбаннар саны күбрәк булырга мөмкин.

Шәһәр хакимиятләренең хәбәренә күрә, Киевның берьюлы берничә районына бәреп төшерелгән ракетларның калдыклары төшкән, шул исәптән шәһәр үзәгенә дә. Берничә бина зарарланган, янгыннар чыккан. Социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар чыга, аларда төтен болытлары күренә һәм шартлау тавышлары ишетелә.

Киев мэры Виталий Кличко балалар медицина оешмасының бинасы да зыян күрде диде. Ахырдан моның Европадагы иң зур балалар хастаханәсе - Охматдет"ның токсикология корпусы булуы ачыкланды.

Украина сәламәтлек саклау министры Виктор Ляшко сүзләренчә, реанимация һәм операция бүлекләре зыян күргән. Аннан бөтен авыруларны да чыгара алганнар, тик токсикология бүлегендә үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр бар диелә. Алар арасында балалар да бармы - әйтелми. Кайбер хәбәрләргә күрә, кешеләр җимереклекләр астында калырга мөмкин. Җимереклекләрне медиклар араларга булыша.

Кривой Рогта исә 10 кеше үлгән. Моны шәһәр хакимияте башлыгы Александр Вилкул әйтте. Хакимият бинасы һөҗүмгә эләккән, 30дан артык кеше яраланган. Шулай ук Донецки өлкә хакимияте хәбәрләренә күрә, Покровски шәһәренә һөҗүмдә өч кеше үлгән. Днепр шәһәрендә бер кешенең һәлак булуы билгеле.

  • Украина хакимияте вәкилләр бу һөҗүмнәрдән соң Русияне максатчан рәвештә балаларга һөҗүм итүдә гаепли һәм агрессиягә каршы тору өчен Украинага хәрби ярдәмне арттырырга кирәк ди.
  • Әлегә бу һөҗүмнәргә Русия хәрбиләре фикер белдермәде. Русиянең ТАСС агентлыгы Киевта шартлаулар "Артем" саклану заводы тирәсендә булды, дип ышандыра, моны раслаган мәгълүмат юк.

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!