Русия мәктәпләренә бер сыйныфка урысча начар белә торган өчтән дә артык мигрант баласын алмаска кушканнар

Иллюстратив фото

Министрлык бер тикшеренүгә сылтанган. Бу тикшеренүгә ярашлы, урыс телен начар аңлаучы балалар күп булса, бу мәгариф процессына тискәре йогынты ясый.

Русия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бер сыйныфка һәм бер төркемгә урысча начар белән торган өчтән дә артык мигрант балаларын алмаска тәкъдим итәләр. Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә шундый киңәшләр җибәргән, дип яза "Известия"

"Урыс телен начар белсәләр", ул чакта мондый балаларны укыту - "сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны" укыткан кебек үк, җиңел эш түгел, дип чагыштыра министрлык. "Шуңа күрә бер сыйныфта (төркемдә) урыс телен начар белгән өчтән дә артык бала булмавына омтылырга кирәк", дип киңәш ителә.

Шул ук вакытта моны тыюлар өчен сәбәп итеп карамаска, бер юнәлеш буларак кына карарга кушканнар. Министрлык бер тикшеренүгә сылтанган. Бу тикшеренүгә ярашлы, урыс телен начар аңлаучы балалар күп булса, бу мәгариф процессына тискәре йогынты ясый.

Урыс телен белмәүче чит ил ватандашларының балалары сыйныфтагы укучыларның 10 процентына кадәр өлешен генә тәшкил итсә, бу мигрантларны Русия социумына яраклаштыруны җиңеләйтәчәк, дип саный Русиянең мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова. Әгәр бер сыйныфта мигрант балаларының саны күбрәк була икән, алар үз этник төркемнәре кысаларында аралашырга омтыла, дигән ул.

Мондый балалар өерелешеп, үзләренең гореф-гадәтләрен тарата башлый, дигән Русиянең атказанган укытучысы Любовь Павлюченкова. "Синергия" белем бирү корпорациясе президенты Вадим Лобов исә киләчәктә мәктәпкә урыс телен белмәгән балаларны алмый башларга кирәк дип саный.

Элегрәк Русия думасында мигрантларның балаларын мәктәпләрдә һәм бакчаларда түләүле укытуга күчерергә тәкъдим иттеләр. Мондый тәкъдимне депутат Ярослав Нилов ясады.

  • Күптән түгел Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
  • Ел башыннан Русиядән 30 меңнән артык чит ил ватандашын депортацияләгәннәр. Бу былтыргыдан ике тапкыр күбрәк. Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк.
  • Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу хакта Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әйтте.
  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!