Русия сәүдә-сәнәгать пулатында курьерлар белән таксичыларны хәрби заводларга җибәрергә тәкъдим итәләр

Иллюстратив фото

Русиядә аларның эшен тыярга кирәк дип саныйлар. "Дәүләтнең хәрби заказларын үтәргә кеше юк" дип аңлаталар.

Русия сәүдә-сәнәгать пулаты вице-президенты Елена Дыбова илдәге курьерларны һәм такси йөртүчеләрнең эшен тыярга, ә бу өлкәләрдә эшләүчеләрне хәрби заводларга эшкә җибәрергә тәкъдим иткән. Бу тәкъдимен түрә илдә "дәүләтнең саклану заказларын үтәргә кеше юк" дип аңлаткан.

"Юк инде, иптәшләр, вазгыять шундый: кибеткә җәяү йөрергә туры киләчәк. Аерым бер эшчәнлекләрне тыярга. Яки безнең заводларда эшләргә кеше булмаячак һәм хезмәт күрсәтүләр белән генә шөгыльләнәчәкбез. Яки телибезме юкмы беренче чиратта хезмәт җитештерүе белән шөгыльләнергә туры киләчәк" дигән ул НТВ каналы эфирында. Моңа The Moscow Times игътибар иткән.

Русия хакимиятләре хәрби заводларга курьерлар белән таксичыларны җибәрергә кирәк дип моңарчы да әйткән иде. Былтыр яз көне Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шушындый ук тәкъдим белән чыкты.

"Курьерлар, такси йөртүчеләр, пицца илтеп бирүчеләрнең зур гаскәре нормаль һөнәр алып, заводларыбызда эшләсен өчен без барысын да эшләргә тиеш", дигән иде ул. Ул чакта түрә Татарстан оешмаларына дүрт мең эшче кирәк һәм "бу ихтыяҗ арта гына бара" диде.

  • Татарстанда эшчеләр җитми. Аеруча, Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле.
  • Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.
  • Шуңа да Татарстан хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар.
  • Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти. Казанның үзендә генә 25ләп хәрби җитештерү оешмасы эшли. Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр ясала. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.
  • Казанның боралак заводында да эшчеләргә кытлык бар. Анда 400 эшче кирәк. Завод Ми-8/17 боралаклары җитештерә. Алар Русия гаскәрендә кулланыла. Сугышка кадәр оешма елына күп дигәндә 50 боралак җитештереп чыгарган булган. Тик сугыш башлангач эш арткан. 2022 һәм 2023 елларда йөзләп боралак җитештерелгән булса, 2024 елда - 125 данә ясарга ниятлиләр.
  • Башкортстандагы оешмаларга да эшчеләр җитми. Республиканың Дәүләт җыены депутаты Салават Харасов югары уку йортлары "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли, ә оешмаларга эшче куллар кирәк, дип белдерде. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов та хезмәт базарында югары белемле белгечләр күбрәк, ә республикага эшчеләр кирәк ди.
  • Икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять. Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм "моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе" – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!