Русия солдаты мәхкәмәдә украин әсирләрен җәзалап үтерү турында сөйләде

Фотоколлаж: гаепләнүче Русия хәрбие Дмитрий Курашов һәм украин әсирләрен атып үтерү фактлары

Фотоколлаж: гаепләнүче Русия хәрбие Дмитрий Курашов һәм украин әсирләрен атып үтерү фактлары

Тикшерү мәгълүматына караганда, Русия хәрбие Дмитрий Курашов 2024 елның 6 февралендә әсирлеккә төшкән украин хәрбие Виталий Годнюкны атып үтергән

Запорожьеда украин әсирен атып үтерүдә гаеләнүче Русия хәрбиен хөкем итәләр. Бу — Украина мәхкәмәcендә беренче шундый эш. Һәм беренче тапкыр мондый хәрби җинаять эшен караганда гаепләнүче шәхсән үзе мәхкәмәдә катнаша. Тикшерү мәгълүматына караганда, Русия хәрбие Дмитрий Курашов 2024 елның 6 февралендә әсирлеккә төшкән украин хәрбие Виталий Годнюкны атып үтергән. Әлеге хәл Русия гаскәре Украина кораллы көчләренең "Волк" позицияләрен штурмлаганда булган. Курашовка каршы мәхкәмәдә аның бүлекчәсендә сугышкан хәрбиләр сөйли. Аларның барысы да — "Шторм-V" отрядыннан.

Ни өчен русияләр үз кешесенә каршы сөйли? Курашов гаебен таныймы? Ул үз өстенә нинди үтерүне ала?

Бу хакта "Крым.Реалии" басмасы язды. Азатлык Радиосы әлеге материалны татар теленә тәрҗемә итте.

Мәхкәмә залына "Сталкер" кушаматлы (бу очракта позывной мәгънәсендә) 26 яшьлек Русия хәрбие Дмитрий Курашовны конвой белән китерәләр. Ул украин әсирен атып үтерүдә гаепләнә.

"Мин моны эшләмәдем. Моны башка кеше эшләде, ул юк инде... Ул автоматтан ике чират атып үтерелгән, берсе үпкәсенә тигән, икенчесе — бронежилетына, бронежилетын ачкан. Мин атсам, башының сул ягы чыгып очар иде. Мин башка атам, мин гәүдәгә атмыйм", — дип сөйли Дмитрий Курашов.

Дмитрий Курашов Запорожье мәхкәмә залында

Дмитрий Курашов Запорожье мәхкәмә залында

Эш Запорожьеның Заводской районы мәхкәмәсендә тыңлана. Курашовка каршы аның белән бер отрядта сугышкан ирләр сөйли. Алар бергә "Шторм-V" отрядында булган.

Иминлекне саклау максатларында шаһитләр мәхкәмәнең башка залында. Русия әсирләре видеоэлемтә аша чиратлап үз версияләрен сөйләячәк. Алар өчәү.

"Волк" позицияләрен штурмлау

2024 елның 6 гыйнварында иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Русия армиясенең "Шторм-V" отряды Запорожье өлкәсенең Смелое авылыннан Приютное авылына юлга чыга. Тикшерү мәгълүматынча, 18 хәрби ике БТРга утыра. Танк озатуында алар Украина көчләре позицияләренә һөҗүм итәргә бара. Запорожье өлкәсенең Новодаровка авылыннан якынча дүрт километр ераклыкта "Волк" позицияләре була.

Штурмга бер көн кала аңа "Пингвин" кушаматлы Виталий Годнюк керә. Әлеге бүлекчәгә ул берничә көн элек кенә кушыла. Тәҗрибәле сугышчы: 2015-2020 елларда Донбасста террорчылыкка каршы чарада катнаша. 2022 елда сугыш башлангач, янә Украинаны яклап чыга.

Украин хәрбие Виталий Годнюк

226нче батальон командиры урынбасары Роман Шишко, кушаматы "RiM", бу көнне команда пунктында була. Көчле томан аркасында алар позициядә ниләр булганын күрмәдек ди.

"Безнең дроннар очмады, күзәтә алмадык. Радиостанция аша аңлый идек, безгә һөҗүм итәләр, әмма без һөҗүмчеләрнең санын да, безнең ут көчен дә белми идек. Ут ачыгыз дип боерык кына бирә алдык. Томан бераз таралгач күзләүче дронны күтәрдек һәм безнең позицияләрне рашистлар (Русия хәрбиләре ред.) камап алганын аңладык. Резервтагы кешеләрне җибәрдек", — дип сөйли Шишко.

Берничә сәгатьтән украин хәрбиләре позициясен үз контроленә ала. Сержант "Баха" ул вакытта штурм төркемендә була. Аның сүзләренчә, алар Русия хәрбиләренә якын ук килә һәм тегеләр "биреләбез" дип кычкыра башлый. Украин позициясендә булган биш хәрби дә һәлак була. "Баха" ике гәүдәнең ничек ятуына игътибар итүен сөйли.

"Беренчедән, аларның коралы юк иде. Һәм алар ниндидер табигый булмаган рәвештә яталар иде", дип искә ала Украина кораллы көчләре 127нче аерым бригадасының 226нчы батальоны кече сержанты Александр Дейнеженко.

Эш материаллары: позиция видеосының скриншотында Виталий Годнюкның үле гәүдәсе күренә

Штурм вакытында украин хәрбиләре әсирлеккә тугыз Русия хәрбиен ала. Алар арасында рядовой Дмитрий Курашов та була. Һөҗүм вакытында ул бер күзен югалта.

"Аңа Курашов атканын сез ничек аңладыгыз?"

Мәхкәмәдә шаһитләр — Русия әсирләре — сөйли. Алар сүзләренчә, алты хәрбидән торган өч төркем украин позицияләренә өч төрле яктан керә. Курашов төркеме үзәктә бара. Шаһитләрнең берсе украин әсиренә атуны күргән.

"Минем артта шартлау булганчы, бер әсирнең чыгып баруын күрдем. Аннары ату булды һәм гәүдә ауды, шул, башка бер нәрсә дә күрмәдем", — дип сөйли шаһит видеоэлемтә аша.

Русия хәрбие Курашовка каршы сөйли

Шаһитләр белән "Крым.Реалии" эксклюзив интервью яздырган. Женева конвенциясе сугыш әсирләренә һуманлы булырга таләп итә, шуңа күрә басма аларның исем-фамилияләрен бирми. 40 яшьлек төркем командиры Пермьдә туган, Русиядә 25 елга хөкем ителгән булган.

"Наркотик сатучы ике наркоманны үтердем. Кырыс тәртипле колониядә контракт төзедем. 25 еллык мөддәт иде, 19 елын утырдым. Безгә 10 ел надзор бирәләр, төрмәдән юньләп чыга да алмыйсың. Саклану министрлыгы бер елга килешү төзергә тәкъдим итте. Төзесәм, бер елдан чиста бит белән чыгасың дип вәгъдә бирделәр. Мин ризалаштым", дип сөйләгән ул.

Икенче шаһит, 43 яшьлек атучы, Пермь төбәгенең Краснокамски шәһәрендә туган, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

"Мин бирегә хөкем карарын бетерү өчен килдем. Кешегә авыр тән җәрәхәтләре ясавым өчен 111нче маддә нигезендә хөкем ителгән идем. Мин аңа кирпеч белән суктым, ул икенче көнне үлде. Җиде ел утырдым, төрмәдән чыгарга тагын ике ел калган иде, — ди шаһит.

2023 елның сентябрендә Русия хөкем ителгәннәрне "Шторм-V" хәрби төркемнәренә җыя башлады. Бу отрядларга бары тик төрмәдә утырып чыккан русияләр генә керде.

Фотоколлаж: мәхкәмәдә Дмитрий Курашовка каршы шәһадәт бирүче хәрби һәм Дмитрий Курашов әсир төшкән чагында

Курашов гаепләнгән төркемнең хәрби җитәкчесе штурм вакытында блиндаждан кулларын өскә күтәргән килеш, коралсыз хәлдә украин хәрбие чыгуын күрдем ди.

"Боерык шундый иде — украиннарның урнашкан урыннарын штурмларга, берәүне дә әсир алмаска"
Шаһит, Русия әсире

"Без тимерчыбыклы киртәне үтеп чыккач, артыбыздан ут ачтылар. Шартлаудан хасил булган чокырга яшерендем һәм сул яктагы блиндаждан кулларын күтәреп украин солдаты чыгып килүен күрдем. Ягъни безгә беркемне дә әсиргә алмаска дигән боерык бирелгән иде кебек. Әмма вазгыятькә карагыз, әгәр вазгыять уңай булса — әсир алу яхшырак, диделәр. Аткан тавышлар ишеттем. Берәү егылды. Тиз генә торып бастым да, сул яктагы блиндажга чаптым. Килеп җиткәч, үле гәүдә күрдем. Ә уң якта Курашов тора иде. — Ә сез нәкъ менә аның атып үтерүен ничек аңладыгыз? — Чөнки ул чакта ул анда берүзе генә иде, якын-тирәдә беркем дә юк иде", дип сөйли русияле.

Бу фаразны башка шаһитләр дә кабатлый: мәхкәмәдә дә шуны ук сөйләгәннәр, "Крым. Реалии" белән әңгәмәләре вакытында да.

"Мин бер генә кешене күрдем — "Сталкер"ны гына, башка беркем күренмәде. Ул "Кулларыңны күтәреп чык!" дип кычкырды. Кулларын күтәргән килеш бер солдат чыкты, аның зәңгәр-сары, кечкенә украин түштамгасы бар иде.

Ул тезләнде, автоматын ташлады. Аннары яңадан кассеталар аткан шикелле, утка тота башладылар. Мин шушы кулларын күтәргән кешене күрдем, ул йөзтүбән егылды, һәм бетте. Аны "Сталкер" атып үтерде, чөнки якында мин аннан башка беркемне дә күрмәдем, бөтенләй беркемне дә", — ди икенче бер шаһит.

Төркемнең хәрби җитәкчесе исә полигонда аларга украин хәрбиләрен әсир алмаска дип инструктаж бирелде, ди.

"Боерык шундый иде — украиннар урнашкан урыннарны штурмларга, беркемне әсир алмаска. — Ягъни үтерергә? — Әйе, урысча итеп әйтсәк, "күбекләндерергә", ягъни блиндажларга гранатлар атарга. Хәтта кемдер әсир төшсә дә — аларны әсир алмау яхшырак. Безгә полковник "Туман" әсир алмагыз, бөтенесен "күбекләндерсәгез" — яхшырак, диде. Вазгыятькә карагыз, әгәр мөмкинлек бар икән, артык йөк кирәк икән — әсир ала аласыз, диде. — Ә полковник "Туман" кем ул? — 5нче гаскәрнең хәрби җитәкчесе. Мин аның сугыштагы кушаматын гына беләм. Исемен, фамилиясен безгә хәбәр итмиләр", ди русияле.

Дмитрий Куршовка каршы шәһадәт бирүче Русия әсиренең куллары

Полковникның исем-фамилиясе ачыкланмаган. Ни өчен үз кешеләренә каршы шәһадәт итүен Русия әсире болай аңлата:

"Минемчә ул бу очракта бераз ялгыш эшләде. Шуңа күрә аңа каршы шәһадәт итәм. Чөнки минемчә, без әсир төшмәгән һәм кешенең гомерен саклап калган булыр идек. Әле, бәлки, кичкә кадәр түзә алсак, кире позицияләребезгә дә кайтып китә алган булыр идек".

Халыкара хокук, аерым алганда Женева һәм Һаага конвенцияләре коралларын ташлап сугыштан чыгучы һәм әсирлеккә бирелүче хәрбиләрне яклый. Әсирләргә тән җәрәхәтләре ясау тыела. Сугыштан тыш һөҗүм ясау һәм үлемгә дучар итү үтерүгә тиңләштерелә.

"Мин башка атам"

26 яшьлек пулеметчы, Пермь төбәгенең Гремячински шәһәрендә яшәгән Дмитрий Курашовны биш елга хөкем иткән булганнар. Бу — аның икенче җәза мөддәте булган.

"Моңарчы Русиядә ике җәза мөддәте алган идем инде. Икенчесен үтәгән чакта Украинага сугышырга барырга ризалаштым. Биш ел да алты ай биргәннәр иде. Биш ел калган иде. Беренче җәза мөддәтен иректән мәхрүм итү урыныннан качкан чакта вазифаи бурычларын үтәгән полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен бирделәр. Ә икенчесен — урлау, караклык өчен", дип сөйли гаепләнүче хәрби Дмитрий Курашов.

Мәхкәмәдә ул башта үзенең гаебен кире каккан, ә соңыннан таныган. Моны мәхкәмә барышын тизәйтеп, үзен тизрәк алмаш исемлегенә кертсеннәр өчен генә эшләдем, дип аңлата ул.

"Егетләр моны мин эшләгән дип әйтә, әмма аны мин эшләмәдем. Аны башка кеше эшләде, ул инде үлде. Мине хөкем итәчәкләр, җәза мөддәте бирерләр, лагерьга җибәрерләр, дип өметләнәм. Анда мин йә бу сугышның беткәнен, йә алмаш уздыруларын тынычлап көтә алачакмын", — ди Курашов.

Украинаның әсир төшкән хәрбиен атып үтерүдә гаепләнүче Дмитрий Курашов

Украинаның барлыгы турында бөтенләй 2022 елда гына белдем. Моңа кадәр аның турында белми дә идем.

Аның сөйләүләренә караганда, әсир төшкән украин хәрбие Виталий Годнюкны хәрби бүлекчәнең "Седой" кушаматлы санитары атып үтергән. Ул шул ук көнне сугышта үлде, ди Курашов. Гаепләнүче әйтүенчә, әсирлеккә ике украин сугышчысы бирелгән булган. Башта блиндаждан бер хәрби чыккан, "Седой" аны билгесез якка алып киткән. Санитар кире әйләнеп килгәч, блиндаждан тагын бер хәрби чыккан.

"Ул чыкты, аның баш артында ярасы бар иде, бер корал калдыгының кисәге эләккән. Блиндаждан чыккач метр ярым тирәсе араны үткәндер. "Седой" йөзең белән миңа таба борыл диде дә, аны үзе янына чакырып алды. Ул аркасы белән тора иде, бер тапкыр борылды. Ул (Украина хәрбие — ред.) үзенә нәрсә дип әйтүләрен ишетмәде бугай, борылды. Аңа шул ук сүзләрне кабатладылар. Бу сүзләргә берничек тә җавап бирмәде, шуннан соң аңа "Седой" автоматтан атты.

Шул хәлдән соң ул (украин хәрбие — ред.) тезләренә чүкте һәм җан бирде. Ник болай эшләдең, дип сорадым. "Үз эшемне генә эшләдем, нәрсә эшләргә иде соң, аны дәваларга идемени", "безнең дарулар, аптечкалар юк", дип җавап бирде", дип сөйли гаепләнүче.

Эш аларның нинди күрсәтмәләр бирүендә генә түгел. Бу — объектив җыелган дәлилләр мәсьәләсе. Аларны вак кисәкләрдән җыялар
Дарья Лугова

Дмитрий Курашов әгәр дә мин аткан булсам, башына атар идем, дип тә өсти. Ул блиндажда бер украин хәрбиен шулай итеп үтергән булган, моны таный.

"Мин Украина иминлек хезмәтенә шәһадәт бирә алмадым, бер блиндажга кергән чакта анда яралы украин бар иде. Ул мине куркытты, башына аттым. Гәүдәсенә атарга җыенмаган да идем, чөнки аның анда бронежилет киелгән булуын беләм. Кешенең башына атсаң җиңелрәк. — Яралы кешегә ату да сугыш җинаяте бит. — Сугыш җинаяте икәнен беләм, әмма башка чара калмаса диюем. Әгәр коткарып булмый икән, нишләргә кала соң", ди гаепләнүче.

Шул ук вакытта, Русиянең башка әсирләре кебек үк, Курашов та Украинага имештер сугышырга түгел, блиндажлар төзергә дип килгән идек, дип сөйли.

"Мин блиндажлар төзергә, тартмалар ташырга булышырбыз, дигән идем. Кулга корал алып кемнедер үтерергә барасы булыр дип уйламадым. Мин Украинаның барлыгы турында бөтенләй 2022 елда гына белдем. Моңа кадәр аның турында белми дә идем. Монда нәрсә майтарылуы аңлашылмый, мин шуны аңладым. Гел аңлашылмый. Владимир Владимировичка нигә кирәк булгандыр бу, белмим. Комсызлык аркасындадыр инде".

"Украинаның әсир төшкән 212 хәрбие атып үтерелгән"

Тикшерүчеләр тикшерү тәҗрибәсе үткәреп караган һәм берничә экспертиза ясаткан. Шулай ук Дмитрий Курашов бөтен гаепне сылтый торган "Седой" атамалы санитарның "Волк" позициясендә булмавын да ачыклаган.

"Шаһитләрнең һәрберсе белән тикшерү эшләре аерым алып барыла. Аларның белем дәрәҗәсен, гомумән аларның дәрәҗәсен исәпкә алсаң — мондый позицияне килештерү шактый катлаулы. Тикшерүне канәгатьләндерерлек ахыргы позицияне чыгару шактый катлаулы. Эш аларның нинди күрсәтмәләр бирүләрендә генә түгел бит. Бу — объектив җыелган дәлилләр мәсьәләсе. Аларны вак кисәкләрдән җыялар һәм алар бер пазл хасил итәргә тиеш һәм бу очракта бары тик шушы кешенең генә бу җинаятьне кылуын күрсәтергә тиеш", ди Украина иминлек хезмәте Запорожье өлкәсендәге бүлекчәсенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Дарья Лугова.

Фотоколлаж: Русиянең украин әсирен атып үтерүдә гаепләнүче хәрбие Дмитрий Курашов һәм мәхкәмәдә аңа каршы шәһадәт бирүче башка бер Русия хәрбие

Һәлак булган украин хәрбие Виталий Годнюкны былтыр май аенда гына җирли алганнар. Ул урында гел сугышлар булып торганга күрә, аның җәсәден дүрт айга якын алып чыга алмаганнар. Бу позициядә һәлак булган украин хәрбиләренең бөтенесенең дә мәетләрен әле дә алып чыгып бетермәгәннәр. Хәзерге вакытта бу җирләр — Русия баскынлыгында."Волк" позициясендә атып үтерелгән булырга мөмкин башка украин хәрбиләре турында тикшерүнең бүтән дәлилләре юк, ди прокурор. Курашов башына атып үтердем дип әйткән хәрбинең үлеме турында да.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Украина баш прокуратурасы офисы Русия хәрбиләренең украин әсирләрен атып үтерүе белән бәйле 212 очракны теркәгән.

Прокурор фронт сызыгында мондый җинаятьләр берничә тапкырга күбрәк, ди. Шулай да аларны теркәп бару һәм дәлилләү шактый авыр. Гадәттә тикшерүчеләр җинаять булган урынга үтә алмый, җинаять кылуда кулланылган корал булмый һәм мәхкәмә-медицина экспертизалары үткәрү мөмкин түгел. Ул Русия солдатлары атып үтерүләрне еш кына видеога төшереп социаль челтәрләрдә чыгара, дип искәртә. Прокурор әйтүенчә, болай кылану Русиянең сугыш җинаятьләренә түземлелек күрсәтүен һәм моның максатчан сәясәт икәнлеге турында сөйли.

"Бездә булган мәгълүматка күрә,тиешле хәрби төркемнәрнең җитәкчеләре боерыклар бирә. Әлеге боерыкларның бөтен фронт сызыгы буйлап бирелүен исәпкә алганда, бу боерык югарыданрак бирелгән дип фаразлый алабыз. Хәзерге вакытта без шушы боерыкларны биргән кешеләрне ачыклау өстендә эшлибез. Бу һичшиксез — аерым хәрбиләрнең очраклы кылган гамәлләре түгел, эксцесс түгел. Моны саннар да дәлилләп тора. 2023 ел турында әйтсәк, ул чакта 11 кешене атып үтерүләрен терки алдык. Бу елның беренче өч атнасында гына да — шулай ук 11 кеше. 2024 елда аларның саны 133 кешегә җитә. Чынлыкта исә бу саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Ягъни, һичшиксез, атып үтерүләрнең шундый билгеле бер динамикасы турында сүз бара."

Украина баш прокуроры офисының кораллы низаглар шартларында кылынучы җинаятьләргә каршы көрәш департаменты башлыгы урынбасары Тарас Семкив әйтүенчә, бу хәлләр — аерым бер затларның нинди дә булса сәбәпләр белән җинаять кылуы түгел, ә Русиянең Украина хәрбиләрен әсир алмас өчен биргән фәрманы, шундый сәясәте.

БМОның Украинадагы кеше хокуклары мониторинг миссиясе 2024 елның августы ахырыннан Русия хәрбиләре тарафыннан Украинаның 79 хәрбие 24 аерым очракта җәзалап үтерелүен теркәгән. Миссия бу белешмәләрне кискен һәм борчу уятучы дип бәяли.

Русия хакимиятләре соңгы гаепләүләрне дә, аңа кадәр булганнарын да шәрехләмәде. Русия Украинада хәрби вәхшилекләр кылуын инкарь итә, әмма моңа дәлилләр артканнан-арта бара.

Украинаның әсир төшкән хәрбиләрен атып үтерү белән бәйле Русиянең бары тик ике хәрбие генә — читтән торып — хөкем ителгән. Тагын өч хәрбиен читтән торып хөкем итәләр, мәхкәмәләр бара. Алар барысы да хәзерге вакытта Русиядә һәм эзләүгә бирелгән. Хәзерге вакытта Украина баш прокуроры офисы аерым эштә карау өчен командирлар һәм әсир алмаска дигән боерык бирүчеләр турында дәлилләр җыя.

Дмитрий Курашов хөкем карарын тикшерү изоляторында килеш көтә. Карар чыкканчы ярты еллап вакыт үтәргә мөмкин. Элегрәк мәхкәмә аңа чикләү чарасы билгеләгән — сак астында тотарга дип карар чыгарган. Гаепләнүчене 10-15 елга яки гомерлеккә утыртырга мөмкиннәр.

Белешмә: Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февраленнән бирле дәвам итә. Русия хәрбиләре хәрби һәм сивил инфраструктураның төп объектларына һава һөҗүме ясый, хәрби һава аланнарын, хәрби бүлекчәләрне, нефть саклагычларын, ягулык салу станцияләрен, чиркәүләрне, мәктәпләрне һәм хастаханәләрне җимерә. Торак районнарга артиллерия, дәррәү ут ачу системнары һәм баллистик ракетлар белән һөҗүм итәләр.

Көнбатышның кайбер илләре, шул исәптән АКШ һәм Европа берлеге Русиянең Украинадагы хәрби гамәлләрен хөкем итеп чыкты һәм Русиягә каршы чикләүләрне кырыслатты.

Русия Украинага каршы баскын сугыш алып баруын кире кага һәм моны "махсус хәрби операция" дип атый. Аның максатлары Украинаны "денафикацияләү" һәм коралсызландыру, ди.

2022 елның 30 сентябрендә Украинаның баскынлыктагы җирләрендә бу җирләрнең Русиягә керүе турында ялган референдумнар үтте. Мәскәү Украинаның Донецки, Запорожье, Луһански һәм Херсон өлкәләрен аннексияләве турында игълан итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!