Бүген, 31 декабрь иртәсендә Русия гаскәре Украинага яңа көчле һөҗүмен ясады. Украина мониторинг каналлары русияләрнең канатлы һәм баллистик ракетлар очыртуы турында хәбәр итә.
Украинаның Сумы өлкәсендәге Шостка шәһәрендә күп катлы 12 йортка, ике белем бирү оешмасына зыян килгән, кайбер инфраструктура объектлары җимерелгән. Бу хакта "Инсайдер UA" җиткерә. Шушы ук белешмәләрне социаль челтәрләрдә шәһәр хакимияте җитәкчесе Николай Нога да китерде. Урында каза-коткару бүлекчәләре эшли. Һөҗүм китергән нәтиҗәләрне ачыклау бара.
Киевның хәрби хакимияте Русиянең ракет һөҗүменнән сакланган вакытта ракет калдыкларының Дарницки районындагы шәхси йортка төшүен хәбәр итә. Янгын һәм җимереклекләр юк, җәрәхәтләнүчеләр турында мәгълүматлар килеп ирешмәде, дип язды хакимият башлыгы Сергей Попко.
Украина кораллы көчләре Харьков өлкәсендә, Черкасски өлкәсенең төньягында, Сумы һәм Полтава өлкәләрендә, шулай ук Чернигов өлкәсенең көньягында да ракетлар күренүен белдерде.
Моннан тыш, төннән бирле Украинага пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Бөтен Украинада һава кисәтүе игълан ителгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!