2024 елда Русия юстиция министрлыгы 65 оешманы "теләнмәгән"нәр исемлегенә керткән. Әлеге исемлек барлыкка килгәннән бирле бу иң зур күрсәткеч, дип хәбәр итә "Вёрстка" басмасы.
Хәзерге вакытта "теләнмәгән" оешмалар исемлегендә 186 оешма бар. Шуларның 55е сәяси эшчәнлек һәм демократик институтларны хуплау белән шөгыльләнә, 44е — мәдәни һәм мәгариф эшчәнлеге алып бара, 22се — дини хәрәкәтләр, 21е — һуманитар һәм хокук яклау ярдәмнәре күрсәтә, 20се — медиа эшчәнлеге белән бәйле.
Исемлектә сугышка каршы чыккан сигез оешма, экология мәсьәләләре белән шөгыльләнүче — алты оешма бар. Украиннар хокукларын яклаучы — дүрт оешма, дүрт һөнәри берләшмә һәм коррупциягә каршы көрәшүче ике оешма да "теләнмәгән"нәр исемлегендә.
Бу исәпләүләрне башкарганда "Вёрстка" Help Heroes Of Ukraine оешмасын санамаган, чөнки аны Русия баш прокуратурасы бүген, 24 декабрьдә теләнмәгән дип тапты, ә юстиция министрлыгы әле аны исемлеккә кертү турында карар чыгармады.
"Теләнмәгән" оешмалар исемлеге 2015 елдан бирле бар. Беренче биш елда бу исемлеккә ел саен иң күбе дүрт сәүдәгә корылмаган оешманы гына кертеп барганнар. Әмма 2020 елдан башлап оешмаларны "теләнмәгән" дип тану тизлеге арткан. 2020 елда реестрга 12 оешманы, 2021 елда — 18, 2022 елда — 22, 2023 елда — 50 оешманы керткәннәр.
- Баш прокуратура белән юстиция министрлыгы бу исемлеккә кертелгән оешмаларны "дәүләтнең конституцион корылыш нигезләренә, саклану сәләтенә яки иминлегенә куркыныч тудыра" дип саный. Алар арасында бәйсез медиа редакцияләре шул исәптән Азатлык радиосы да бар.
- "Теләнмәгән" оешмаларга Русиядә эшчәнлекләрен алып бару тыела. Ә аларның эшчәнлегендә катнашкан өчен русияләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
- Быел ноябрь ахырында Чаллы шәһәр мәхкәмәсе татар активисты Нәфис Кашаповны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе) һәм аңа 14 мең сум штраф салган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!