Русиядә банкларга һәм башка оешмаларга ут төртү очракларының саны өчтән бергә арткан

Иллюстратив фото

Бу җинаятьләрне кылучылар телефоннан шалтыраткан мошенниклар йогынтысына бирелеп эш итә, диелә.

Русиядә телефоннан шалтраткан мошенниклар йогынтысы белән кешеләрнең хакимият биналарына һәм банк офисларына ут төртү очраклары ешайган.

Бу хакта Сбербанкка сылтама белән "Коммерсантъ" язды. Басма банкның матбугат хезмәтеннән килгән хәбәргә таяна. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мондый һөҗүмнәр саны 30 процентка арткан, диелә.

Мошенниклар моңа кадәр акчалары урланган кешеләргә шалтыратып, әгәр канунга каршы гамәл кылсалар, акчаларын кире кайтарырга вәгъдә итә. Башка бер очракларда ут төрткән өчен акча бирәчәкләрен әйтәләр, яки бу гамәл мошенникларны тотарга булышачак дип ышандыралар.

Сбербанкта әйтүләренчә, мондый явыз ниятле шалтыратулар 2023 ел башында барлыкка килгән. Аеруча социаль яктан яклаучысыз кешеләрне, шул исәптән пенсионерлар һәм яшьләрне җинаять кылырга ешрак мәҗбүр итәләр диелә.

Узган атнада Русиядә хакимият биналарын, социаль әһәмияткә ия биналарны һәм банк офисларын яндыру очраклары күп булды.

Әйтик җомга, 20 декабрьдә төрле шәһәрләрдә кимендә биш банкоматны яндырырга яки шартлатырга омтылу очраклары турында хәбәр ителгән иде. Якшәмбе, 22 декабрьдә исә тәртип саклау оешмалары Мәскәү белән Мәскәү өлкәсендә уннан артык мәртәбә ут төртергә яки шартлатырга омтылу очрагы булуын белдерде, диелә "Коммерсантъ" язмасында.

Якшәмбе көнне Екатеринбурда билгесез затлар полиция машинасына ут төрткән иде. Куәт оешмаларына якын SHOT Telegram-каналы хәбәр итүенчә, автосервис янында калдырылган УАЗ машинасына төнлә "Молотов коктейле" атканнар. Машинаның бамперына зыян килгән. Һөҗүм итүчеләр үзләре качкан.

Шимбә, 21 декабрьдә Петербурда полиция машинасын ике пенсионер хатын-кыз яндырмакчы булган иде. Алар телефоннан шалтыратып котыртучылар кушканны эшләгән диелә. Хатын-кызларны тоткарладылар, теракт турында җинаять эше ачылды, дип җиткергән иде ТАСС.

"Бумага" басмасы 16 декабрьдән башлап Петербурда медиа һәм куәт оешмалары вәкилләре 12 ут төртү очрагы булуын хәбәр итте, дип яза. Аларның яртысы 20 декабрьдә булган. Петербур эчке эшләр министрлыгында бөтен очракларда да кешеләргә телефоннан билгесез затлар шалтыраткан, яки алар белән мессенджерлар аша элемтәгә чыкканнар, дип яза.

Полициядә шалтыратучыларны "чил ил кураторлары" дип атыйлар, дип искәртә "Бумага".

  • Быел июльдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров авыл башлыкларына мошенникларга каршы көрәшә башларга кушкан иде.

    Башкортстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, 2023 елда республикада яшәүчеләр телефоннан шалтыратучы һәм онлайн-мошенникларга өч миллиард сум тирәсе акча күчергән. "Ә быел миллиард ярым сум җибәргәннәр. Бу акчалар дошман гаскәренә ярдәмгә китә", дип искәрткән иде Хәбиров.

  • Татарстанда яшәүчеләргә дә явыз ният белән шалтыраталар. Азатлык быел февральдә шундый бер очрак турында язган иде. Казан пешекчесе хәрби комиссариатта "Украина кораллы көчләренә дан" дип кычкырган. Аңа мошенниклар шулай эшләргә кушкан. Шушы сүзләрне кычкыруы өчен аңа "экстремизм" турында административ эш ачылды.
  • Былтыр гыйнвар аенда Чаллыдагы банк бүлекчәләренең берсендә сугышка каршы шигарләр кычкырган хатын-кызны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип табып, 25 мең сум штрафка хөкем иткәннәр иде.
  • 45 яшьлек хатын банк бүлекчәләренең берсенә буш пыяла шешә тотып килгән һәм сугышка каршы шигарләр кычкырган. Полиция хезмәткәрләренә аңлатма биргәндә ул моны банкның Мәскәүдәге офисы хезмәткәре эшләргә киңәш итте дигән.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милекне зарарлау һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.
  • Майда 21 яшьлек Казан егете Михаил Балабановны хәрби комиссариатны яндырмакчы булу эше нигезендә (Җинаять кодексының 30нчы маддәсе 1нче өлеше, 205нче маддәсе, 1нче өлеше) дүрт ел ярымга колониягә хөкем иткәннәр иде.
  • Гыйнварда Уфа көллияте студентын да хәрби комиссариатны яндыру нияте өчен биш ел колониягә хөкем иткәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!