Русиядә курьерлар IT-белгечләреннән дә күбрәк хезмәт хакы алып эшли башлаган

Иллюстратив фото

Аларның айлык кереме 115 мең сумнан да арткан. Бу шулай ук журналистлар, табиблар һәм укытучыларның хезмәт хакыннан күбрәк.

2024 елда Русиядә курьерлар IT-белгечләрдән, журналистлардан, табиблардан һәм укытучылардан күбрәк акча эшли башлаган. Бу хакта hh эш игъланнары сервисына һәм и ПЭК логистика хезмәтләре ширкәте күзәтүенә сылтама белән РБК яза.

Гыйнвар аеннан башлап аларның медиан хезмәт хакы (барлык хезмәткәрләр ике өлешкә бүлеп исәпләнә: 50 проценты - бу күрсәткечтән түбәнрәк хезмәт хакы ала, 50 проценты - югарырак) 15 процентка күтәрелгән һәм аена 115 мең сумнан да артып киткән. Бу – табибларның хезмәт хакыннан 1,5 тапкырга, журналистлар белән укытучыларныкыннан 2,5 тапкырга диярлек күбрәк. Журналистлар белән укытучыларның медиан хезмәт хакы – 47 мең сум.

Күзәтү авторлары курьерларның акчалары артуын аларның Русия базарында җитмәве белән бәйли. Ел башыннан бирле курьерларны эзләгән эш игъланнары өчтән бер тапкырдан да арткан, ә резюмелар тугыз пробцентка кимегән. Шул ук вакытта машинасы булган курьерларга ихтыяҗ узган елгы кебек калган, ә җәяүле курьерларга ике тапкырга диярлек арткан, дип искәртелә.

Бу күрсәткечләргә дә карамастан, бу атнада Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Никита Кузнецов Русиядә курьерлар артык күп – 1,5 миллионлап дигән иде. Ул әйберләр илтеп бирү сервисларын эшче көчләрне күп итеп үзләренә җәлеп итүдә гаепләде.

  • Быел август аенда Русия сәүдә-сәнәгать пулаты вице-президенты Елена Дыбова илдәге курьерларны һәм такси йөртүчеләрнең эшен тыярга, ә бу өлкәләрдә эшләүчеләрне хәрби заводларга эшкә җибәрергә тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдимен түрә илдә "дәүләтнең саклану заказларын үтәргә кеше юк" дип аңлаткан.
  • Русия хакимиятләре хәрби заводларга курьерлар белән таксичыларны җибәрергә кирәк дип моңарчы да әйткән иде. Былтыр яз көне Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шушындый ук тәкъдим белән чыкты.
  • "Курьерлар, такси йөртүчеләр, пицца илтеп бирүчеләрнең зур гаскәре нормаль һөнәр алып, заводларыбызда эшләсен өчен без барысын да эшләргә тиеш", дигән иде ул. Ул чакта түрә Татарстан оешмаларына дүрт мең эшче кирәк һәм "бу ихтыяҗ арта гына бара" диде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!