Русиянең 40 яралы хәрбиен фронтка җибәргәннәр

Иллюстратив фото

Үзләрен 70нче мотоукчы полк хәрбиләре дип ышандыручы солдатлар аяк-куллары сынган булса да, хәрби күрсәтмәләрне үтәргә җибәрүләрен сөйли.

Русиянең 70нче мотоукчы полкы хәрбиләре 7 гыйнвар көнне видео яздырган. Алар хәрби җитәкчеләренең 40 яралы солдатны сугышка җибәрүләренә зарлана.

"Мобилизация |Новости | Срочники" Telegram-каналында чыккан видеога "Активатика" игътибар иткән.

Видеода солдатлар яраларын — сынган аяк-кулларын, ядрәдән калган эзләрне күрсәтә. Кайбер ирләр култык таяклары белән генә йөри. Әмма хәрби җитәкчеләре солдатларны шушындый хәлдә дә һөҗүмгә бара ала дип саный

"Зинһар, безгә булышыгыз. Имгәнгән ирләр хәрби күрсәтмәләр үтәргә китә. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Ни майтарыла, бу нинди ахмаклык? Иртәгә 40 кеше китәчәк. Аларның нервлары өзелгән, эшләми. Мондый кеше мылтыгын ничек корачак? Нинди дә булса чара күрүегезне сорыйбыз", ди видеодагы хәрби.

  • Былтыр сентябрьдә Азатлык Радиосы Башкортстан хәрбиенең һоспиталдә аягын кисүләре, әмма хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаулары турында язган иде.
  • Башкортстанның яраланган хәрбиләрен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартулары, яралы килеш тә "хезмәткә яраклы" дип табулары турында хәбәрләр аңарчы да булды.
  • Азатлык Радиосы шулай ук Татарстанда ялга кайткан ихтыяриның сугышка кире китәсе килмичә үзенә кул салуы турында да язды. Альфред Галимовның туганы энесенең сугыштан яраланып кайтуы турында сөйләде – аның уң күзе бөтенләй диярлек күрмәс булган. Шулай да табиблар аны хәрби хезмәт өчен яраклы дип тапкан. Бүген-иртәгә фронтка китәсе егет бәдрәф ишеге тоткасына асылынып, үзенә кул салган иде.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 4108, Татарстаннан - 3758 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!