Русия, Казакъстан, Беларус Евразия икътисади берлеге килешүен имзалады
Your browser doesn’t support HTML5
Казакъстан башкаласы Астанада Русия, Казакъстан һәм Беларус президентлары Русия җитәкчелегендәге Евразия икътисади берлеге килешүен имзалады. Русия президенты Владимир Путин, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Беларус президенты Александр Лукашенко имзалаган килешү нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан берләштерелгән таможня тарифлары территориясе булдырыла.