Салават Йылкыбаевка "Баймак эше"ндә гаепләү белдерелгән

Салават Йылкыбаев

Аны киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда һәм хакимият вәкиленә карата сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллануда гаеплиләр.

"Баймак эше" нигезендә кулга алынган Салават Йылкыбаевка гаепләү белдергәннәр. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда" (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата сәламәтлек белән гомергә куркыныч тудырмый торган көч куллануда" (Җинать кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Бу хакта туганнарына сылтама белән "Аспекты" җиткерә.

"Тиздән алар эш белән танышырга тиеш. Сигез ай буе нәрсәләр җыйдылар икән, карарбыз һәм шуннан нәтиҗәләр чыгарырбыз", дип җиткергән туганнары.

Хатыны әйтүенчә, бүген, 25 сентябрьдә тикшерү эшләре башланачак.

"Салават тикшерү изоляторында көтеп утырган бу сигез ай эчендә хет нинди дә булса алга китеш бар. Бу вакыт эчендә ниләр кичерүебезне тасвирлау өчен сүзләр таба алмыйм. Ирем, аның әти-әнисе, балалар һәм мин, бөтен туганнар һәм безгә якын кешеләр нәрсәдер көтеп яшибез, алда — билгесезлек. Салаватның исән булуы, аның кайда икәнен, аның белән бар да яхшы икәнен белүебез генә тынычландыра һәм сөендерә. Адвокат гел безнең белән элемтәдә. Аның белән берлектә Салаватның гаепсез булуын дәлилләү өчен мөмкин булганнан бөтенесен дә эшләячәкбез", дигән ул.

Салават Йылкыбаев — балигъ булмаган өч бала атасы һәм зур гаиләсендә бердәнбер туендыручы. Аны 17 гыйнварда, Баймактагы бер кафеда кичке аш ашап утырганда тоткарладылар. Июнь аенда Азатлык радиосы аның турында тәфсилле язма чыгарган иде.

БУ ТЕМАГА: "Көчле егет, аны сындырып булмый". "Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихы


Кичә, 24 сентябрьдә башкорт блогеры Ильяс Байгускаровка да Баймакта "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда" гаепләү белдерүләре билгеле булды.

Шул ук вакытта "Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларның туганнарыннан бөтен булган хәлләргә Алтынай Вәлитов гаепле дип тануны сорыйлар. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте. "Алтынай, безгә монда мондый тәкъдимнәр килә башлады: "Әйдәгез, Вәлитов һәм Алсынов барысы өчен дә гаепле дип атап, интервью ясыйк, ирләрегез тизрәк иреккә чыгачак, диләр", дип язган бер хатын җырчыга.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Быел гыйнварда Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • 18 июльдә мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу — "Баймак эше" белән бәйле беренче хөкем карары булды. Idel.Реалиига бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!