Беренче дөнья сугышы: тәхет варисы Франц Фердинандны үтерү

Франц Фердинанд җәмәгате һәм өч баласы белән 1910 елда. 1914 елның 28 июнендә ул җәмәгате белән Сараеводагы Австрия-Маҗар гаскәрләрен тикшерергә тиеш була. Бу көн аларның берничә ел элек өйләнешкән көненә туры килә.

Фердинандлар Сараевога поезд белән килә һәм һөҗүмнең беренче планында машина белән шәһәргә барганда ук үтерелергә тиеш була. Бу фотода Франц Фердинандның һөҗүм алдыннан машинага якынлашуы сурәтләнә.

Франц Фердинанд машинада хатыны белән бергә атып үтерелер алдыннан Сараево рәсмиләрен сәламли.

28 июньдәге беренче һөҗүм омтылышында, һөҗүм итүченең машинага граната атуыннан Франц Фердинанд исән кала. Берничә кеше яралана һәм Фердинанд аларның хәлен белү өчен хастаханәгә барырга тели. Машина юлда туктарга мәҗбүр була һәм якындагы икенче бер һөҗүмче аны җәмәгате белән бергә атып үтерә.

Босния сербы Гаврило Принцип Франц Фердинандны һәм җәмәгате Софияны Браунинг ярымавтомат пистолеттан атып үтерә. Ул патша гаиләсе вәкилләрен үтерү эшендә катнашкан алты кешенең берсе була.

Бу һөҗүмдә кулланылган кораллар Венадагы Хәрби тарих музеенда саклана.

Шул ук музейда Франц Фердинандның һөҗүм көнендә кигән киеме дә саклана.

Канга баткан бу кием дә аның һөҗүм көнендәге киеме.

1914 елның 29 июнендә Сараево халкы сербларга каршы күтәрелә. Австрия-Маҗар империясе бу һөҗүмне серб түрәләре оештырган дип исәпли һәм Сербиягә сугыш игълан итә. Бу каршылыкка башка илләр дә кушыла һәм шулай итеп Беренче дөнья сугышы башлана.

Франц Фердинандны үтерү турында хәбәр "Excelsior" газетының беренче битендә.

Һөҗүм итүчеләрне 1914 елның октябрендә Сараевода хөкем итү. Принцип беренче рәттә уртада утыра.

Сараевода һөҗүм булган урынның бүгенге күренеше.