Сәясәтче Лилия Чанышевага яңа чит ил паспорты бирүдән баш тартканнар

Лилия Чанышева

Чанышева үзе белән бары тик Русия паспорты гына булуын әйтә.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, сәясәтче Лилия Чанышевага яңа чит ил паспорты бирүдән баш тартканнар. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Чанышева үзендә бары тик Русия паспорты гына булуын язган.

Томскидагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Ксения Фадеевага да чит ил паспорты бирүдән баш тартканнар.

Чанышева белән Фадееваны быел августта сәяси алмаш вакытында азат иттеләр. Бу алмаш нәтиҗәсендә азат ителгән сәясәтче Илья Яшин алмашта катнашкан тоткыннарның күбесенең кулында документлары юк иде, ә алман чик буе хезмәткәрләре азат ителгәннәрнең шәхесен интернеттагы фотолары белән чагыштырып теркәде диде.

Күптән түгел Русия консуллыгы Татарстан активисты, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Юлия Фәйзрахманованың чит ил паспортын озайтудан баш тарткан дип хәбәр ителгән иде.

  • 1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы кысаларында Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде. Русиягә Көнбатыш илләрдә хөкем ителгән 8 кеше кайтты.
  • Алмаштырылган сәяси тоткыннар арасында Уфадагы Навальный штабының элекке башлыгы Лилия Чанышева да бар иде. Ул "экстремистик җәмгыять" оештыру гаебе белән 9,5 ел колониягә хөкем ителгән иде.
  • Чанышева башка сәяси тоткыннар белән бергә Германиянең Кёльн шәһәренә очып килде.
  • Алмашуда 3 АКШ ватандашы: Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева, The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович һәм шымчылыкта гаепләнгән Пол Уилан да азат ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!