Украина сугышының өч елы фотоларда

2022 елның 24 феврале - сугышның беренче көнендә Киев тимер юл станциясендә хатын баласын кочаклап баскычта утыра. 

2022 елның 1 марты, Буча. Бу фото төшерелеп берничә көн узганнан соң шәһәрне тулысынча Русия гаскәре басып ала. Әмма якынча бер айдан алар китә. 

Буча һәм Ирпеньнән качучы гади кешеләр, 2022 елның 11 марты. 
 

Чернигов өлкәсендә хатын-кыз украин гаскәрләрен сәламли, 2022 елның 2 апреле. 

 

Хәрби капеллан Александр Харьков өлкәсенең төньяк-көнчыгышында украин солдатына фатиха бирә. 2022 елның 24 апреле. 

 

Украина танкы механигы Юрий, Донецки өлкәсе, 2022 елның 11 июне. 
 

Харьков өлкәсендә Салтивка шәһәре җимерекләре, 2022 елның 13 сентябре. 
 

Куллары артына каерып бәйләнгән украин солдаты җәсәде. Ул 2022 елның 16 сентябрендә Харьков өлкәсе Изюм шәһәрендә туганнар каберлегендә табыла. 
 

"Шахед" дроны төшкәннән соң янгын сүндерүчеләр Киевта эшли. 2022 елның 17 октябре.

 

9 яшьлек Софийка Луһанский өлкәсе Макеевка шәһәреннән эвакуацияләнгәндә үзенең кечкенә диңгез чучкасын  кочаклап тора. 2022 елнң 19 ноябре. 
 

Украин солдатының канга баткан хәрби киеме. 2023 елның 23 гыйнвары, Донецки өлкәсе Соледар шәһәре янында. 
 

Донецки өлкәсенең Бахмут шәһәре үзәге, 2023 елның 25 феврале
 

Украин хәрбие Бахмут шәһәрендә, 2023 елның 25 феврале.

Украин солдаты атыш вакытында үз позициясендә, 2023 елның май ае. 

 

Украин хәрбиләре Русия гаскәрләренә һөҗүмнән соң. 2023 елның май ае, Бахмут тирәсе. 
 

Украина гаскәре Русия хәрбиен әсир итеп алган, 2023 елның май ае, Бахмут тирәсе. 
 

Украин солдаты Донецки өлкәсе Благодатное авылында җимерек йортта басып тора, 2023 елның июне.
 

Киевта "Ана Ватан" монументында совет туграсы урынына Украина туграсының төп элементы куелды. 2023 елның 6 августы. 
 

Чернигов үзәгенә ракет һөҗүме нәтиҗәсе, 2023 елның 19 августы. 

Донецки өлкәсе, Авдеевка шәһәре, 2023 елның ноябре. 
 

Украин солдаты тәмәке тартырга утырган, Бахмут тирәсе, 2023 елның декабре.
 

Украин хәрбиләре дрон һөҗүмен күзәтә, Бахмут тирәсе, 2024 елның 6 марты. 
 

Ракет һөҗүменнән соң җимерелгән кафеда бариста эшли, 2024 елның 25 марты, Киев. 
 

Янгын сүндерүчеләр Киевта 2024 елның 25 мартында ракет төшкән йорт калдыкларын аралый. 
 

Солдат Данило Лашкевичның әнисе улы белән хушлаша, 2024 елның 8 ноябре. 

 

Киевка авиаһөҗүм вакыты, 2024 елның декабре

Киевта Лукьяновская метро станциясенә керү урыны Русия һөҗүменә дучар булды, 2025 елның 18 гыйнвары.
 

Киевта Лукьяновская метро станциясе янында Русия авиаһөҗүменнән соң чокыр барлыкка килгән. 2025 елның 18 гыйнвары. 
 

Киевта кешеләр 2014 елгы Евромәйдан протестларын искә алырга җыена, 2025 елның 20 феврале. 

Азат Европа/Азатлык Радиосының Украин хезмәте фотожурналисты Сергей Нужненко үз илендә өч ел дәвам иткән сугышны төшерә. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.