Стәрлетамакта яшәүчеләр шәһәрдә хлор белән аммиак исе килә торган куе томан булуына зарлана

Иллюстратив фото

"Пруфы" язуынча, бу томан республика башкаласына кичә төшкән булган. Кешеләр ис аркасында башлары авыртуга зарланган.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр хлор белән аммиак исе килә торган куе томан төшүенә зарлана. Шул сәбәпле Башкортстан Халык фронты Росприроднадзорның Көньяк-Урал идарәсенә мөрәҗәгать иткән һәм җирле оешмаларның һавага зарарлы матдәләрне азрак чыгару турында ничегрәк кайгыртуын тикшерүне сораган. Бу хакта MK Set яза.

— Кичә 16:50 сәгатьтә Ленин проспекты буйлап йөрергә чыккан идем. Техникум тукталышыннан соң сулап булмый, әйтерсең ниндидер сода яки цемент тузаны тамакка утыра, күзне кыра", — дип язалар "Стерлитамак, сула" төркемендә.

"Пруфы" язуынча, бу томан республика башкаласына кичә төшкән булган. Кешеләр ис аркасында башлары авыртуга зарланган.

  • Быел сентябрь ахырында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр һаваның пычрак булуына зарланып Путинга мөрәҗәгать иткән иде. "Без, Стәрлетамакта яшәүчеләр гади генә бер әйбер телибез – чиста һава суларга", диелә мөрәҗәгатьтә.
  • "Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активисты Вадим Искәндәров әйтүенчә, 2024 елда шәһәрдә яшәүчеләр һава сыйфатына зарланып 2500ләп рәсми мөрәҗәгать калдырган, ә мониторинг станцияләре торак зонада һавадагы зарарлы маддәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китүен 1500 тапкыр теркәгән.
  • "Кайбер кешеләр шәһәрләребездән күчеп китәргә мәҗбүр, шул исәптән онкология белән дә авыручыларның артуы күзәтелә, нәтиҗә буларак – туучылар кими, вакытыннан алда үлүчеләр арта", — дип зарлана Стәрлетамакта яшәүчеләр.
  • Моңа кадәр республиканың экология министрлыгына сылтама белән җирле медиалар Башкортстан – һава пычраклыгы ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында тора, дип язган иде.
  • Зарарлы матдәләрне аеруча күп итеп Уфаның төньягындагы сәнәгать зонасы һәм республиканың "Башкорт сода ширкәте", "Таунефтехим", "Хайдельберг Цемент Рус", "Авангард", "Газпром нефтехим Салават", "Промводоканал", "Ишембай катализаторлар химик заводы" бүлеп чыгарган диелде.
  • 2023 елда 1 гыйнварда "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте активистлары противогазлар киеп йөгерергә чыкты. Бу чара белән алар шәһәр һавасының пычрануына игътибар җәлеп итәргә теләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!