Сугышның өченче елы: иң канкоешлы ел. Үлүчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты

Украинадагы сугышта һәлак булган Рөстәм Әхмәтхановны күмү күренеше. Татарстанның Арча районы, 2024 елның 22 декабре

Сугышның тагын бер елы тәмамлана. Бу ел Татарстан һәм Башкортстанга ниләр китергән? Белгечләр 2024 елның иң канкоешлы елы булганын әйтә. Аеруча татарлар һәм башкортлар өчен бу ел нәтиҗәсе аяныч, ди алар.

Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның өченче елы да узып бара. 2025 елга дөнья җәмәгатьчелеге борчылган хәлдә керә. Бер яктан, Америка Кушма Штатларында президент булып сайланган Доналд Трамп бу сугышны туктата алыр дигән өмет белдерүләр күп. Икенче яктан, Украина халкы һәм кайбер Көнбатыш илләре җитәкчелеге сугыш нинди шартларда туктар дип тә борчыла.

Путин үзе теләгән шартларда гына сугышны туктатырмы, басып алынган җирләрнең барысы да Русия карамагында калырмы? Бу очракта бераз көч алганнан соң Русия Украинаның калган җирләренә янәдән һөҗүм оештырмасмы? Украинага иминлек гарантияләре бирелерме? Сораулар күп, әмма әлегә җаваплар билгесез.

Азатлык Радиосы 2024 ел дәвамында Украинадагы сугыш турында тәфсилләп язып, хәбәр итеп барды. Әлбәттә, безнең укучылар өчен иң мөһим сораулар — бу сугыш илдәге тормышка ничек тәэсир итә, татар-башкорт моннан нинди зыян күрә? Быелгы сугышның төп нәтиҗәләрен барлыйк.

Башкортстан һәм Татарстаннан күпме кеше үлгән?

Сугыш башланганнан бирле Азатлык Радиосы бу канкоешта ике республикадан һәлак булган кешеләр исемлеген җыя. Исемлекне без ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән җыябыз, чөнки хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак дип фаразлана.

Узып баручы 2024 ел сугышта үлүчеләр саны белән "антирекордлар" куя. Бу саннардан ачык күренә:

  • 2022 елда Азатлык Радиосы ике республикадан 500 үлүче турында мәгълүмат таба алган иде.
  • 2023 елда Татарстан һәм Башкортстаннан инде кимендә 2140 кешенең һәлак булуы турында билгеле булды.
  • 2024 елда исә безнең исемлектә ике республикадан 7592 кеше исеме бар. Кабатлап әйтәбез, бу — без тапкан исемнәр генә, чынлыкта аларның саны күбрәк.
Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрнең 70% чамасының үлеме турында 2024 елда билгеле булды

Шулай итеп, 2022 елда — 500, 2023 елда — 1640, 2024 елда 5452 кеше исемен ачыклый алдык. Димәк, безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрнең 70% чамасының үлеме турында 2024 елда билгеле булды.

Бу — үлемнәрнең барысы да 2024 елда булган дигән сүз түгел, быел исемлеккә 2023 һәм хәтта 2022 елда үлгән кешеләрнең дә исемнәре өстәлде, ләкин аларның өлеше зур түгел. 2024 ел Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре өчен иң күп кешене алып киткән ел булып тора.

Моңарчы инде укучыларыбызга җиткергәнчә, Башкортстан Русия күләмендә үлемнәр саны белән беренче урынга менде, Татарстан икенче урында бара. "Лидерлыкка" ике республика бу елда иреште, моңа аларның җитәкчелеге күп "тырышлык куйды", сугышка ихтыяри булып язылырга актив рәвештә өндәде.

Русия күләмендә күпме хәрби үлгән?

Хәрбиләрнең күпләп кырылуы тенденциясе Русия күләмендә дә ачык күренә. Моны без "Би-би-си" белән "Медиазона" төркеме алып барган исемлектән ачык күрә алабыз. Алар да, Азатлык Радиосы кебек, үлүчеләр исемлеген ачык чыганаклардан җыялар, әмма эшне Русия күләмендә алып баралар.

Үз саннарына нигезләнеп, "Медиазона" 2024 ел, мөгаен, сугышның иң күп кан коелган елы булачак дип фаразлый. Үлүчеләр турында мәгълүмат соңарып килү сәбәпле, моны әлегә төгәл белдереп булмый, ди журналистлар, әмма тенденция шуны күрсәтә.

"Медиазона" исемлегенә күрә, һәлак булучыларның үлү елы статистикасы әлегә шундый:

  • 2022 елда 18 983 кеше һәлак булган
  • 2023 елда — 33 550 кеше
  • 2024 елда — 20 364 кеше
  • Тагын 11 860 кешенең үлү елы әлегә төгәл билгеле түгел.

Шуны аңлау мөһим: үлүчеләр турында некрологлар шактый соңарып килә, димәк, 2024 елның соңгы айларында үлгәннәр турында мәгълүмат әле 2025 елда да озак килеп торачак. Хәзер дә "Медиазона" 7 меңнән артык некрологны карап чыгу кирәк дип белдерә, алар арасында күпме мәгълүмат расланачак — билгесез.

Тагын бер мөһим нәтиҗә буларак "Медиазона" иң күп үлүчеләрнең ихтыяри-контрактниклар булуын атый. 2022 елда иң күп югалтулар ВДВ гаскәрләренә туры килсә, 2023 елда иң күп үлүчеләр — төрмәдән сугышка китүчеләр иде.

"Медиазона" ике республикадан 2024 елда икешәр меңгә якын кешенең үлүен күрсәтә

Нәкъ "Медиазона" исемлеге үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урынга Башкортстан һәм Татарстанның менүен күрсәтте. Бу хәл 2024 елда булды. "Медиазона" ике республикадан 2024 елда икешәр меңгә якын кешенең үлүен күрсәтә.

Русия күләмендә күренгән тенденция — ихтыярилар үлемнәренең беренче урынга чыгуы — Татарстан һәм Башкортстан мисалларында да ачык күренә. Һәм ихтыяри-контрактниклар, һәм мобилизациягә эләгүчеләр ягыннан беренче урында — Башкортстан, икенче урында Татарстан бара.

Моннан тыш күп үлемнәр Урал төбәкләрендә дә күренә. Пермь төбәге, Свердлау, Чиләбе өлкәләрендә дә үлемнәр күп. Бу төбәкләрдә дә татар-башкортларның күпләп яшәвен истә тоту кирәк.

Башкортстан белән Татарстанда рекордлы һәм коточкыч югалтулар күзәтелә

— 2024 ел бу сугышның иң канкоешлы елы булган, моны без инде төгәл әйтә алабыз, — дип сөйли "Медиазона" журналисты Дмитрий Трещанин. — Саннарда бу хәзер үк күренмәсә дә, моны күп фактор күрсәтә. Некрологлар күпкә соңарып чыга, без фронтта булган хәлләрне соңарып күрәбез.

Аның сүзләренчә, "Медиазона" такымы үз исемлеген алып баруга ясалма интеллект коралын да җәлеп итә башлады, моны алар сынау рәвешендә башкара. Шуңа күрә соңгы атналарда алар үлүчеләр исемлегенә рекордлы 2700 кешене өсти алды.

Хәбәрсез югалучылар да бик күп, аларның күпчелеге һәлак булучылар булып танылачак

— 2024 елның төп тенденциясе — некрологлар санының чамасыз күп булуы, бу агымны эшкәртеп өлгереп булмый. Һәм монда тагын бер мөһим фактор бар: хәбәрсез югалучылар турында да хәбәрләр бик күп. Бу кешеләрнең күпчелеге, иртәме-соңмы, һәлак булучылар булып танылачак һәм алар турында да некрологлар чыгачак. Димәк, без хәзер күргән мәгълүмат — нык тулы булмаган вазгыять, — дип аңлата Трещанин "Медиазона" видеосында.

Аның сүзләренчә, нәкъ шул факторларга нигезләнеп, алар бу елның иң канкоешлы булуын әйтә. Кешеләрнең яшенә килгәндә, 40тан өлкәнрәк булган хәрбиләрнең күпләп үлүе күзәтелә, ди ул.

— Үлгән ихтыяриларның уртача яше — 45 яшь. Күбесенчә, бу кешеләр кечкенә шәһәрләрдән, авыллардан. Эре шәһәрләрдән дә бар, әлбәттә, ләкин улкадәр күп түгел. Нигездә, 40ны узган ирләр, еш кына аларның кредитлар белән проблемнары бар яки гаиләдәге хәле бик үк яхшы түгел. Ягъни, дәүләт фәкыйрьлек факторын бик оста куллана. Дәүләт проблемнары булган кешеләрне сугышка җәлеп итә: канун белән проблемнар, бурычлары, башка төрле тормыш проблемнары булган... — дип аңлата Трещанин.

Сугыш башында үлүчеләр иң күп үлгән төбәкләрдә хәзер вазгыять башкачарак, ди ул.

Дагыстан 2022 елда беренчелектә барса, хәзер ул югалтулар ягыннан гадәти Русия төбәкләре арасында

— Русиянең ике республикасында, Башкортстан белән Татарстанда рекордлы һәм коточкыч югалтулар күзәтелә. Бу ике республика нәкъ 2024 елда рекордсмен булды. Әйтик, Кавказ төбәкләре турында әйткәндә, мәсәлән, Дагыстан 2022 елда беренчелектә барса, хәзер ул югалтулар ягыннан башка, гадәти Русия төбәкләре арасында. Башка Төньяк Кавказ төбәкләрендә дә шул ук хәл, аларда хакимият Татарстан һәм Башкортстандагы кебек сугышка зурлап җәлеп итүне оештыра алмады, — ди журналист.

"Путинның җинаятьчел сугышында татарлар һәм башкортлар күпләп кырыла"

Дөнья күләмендә Русиянең Украинага каршы сугышның әлеге актив өлеше ахырына якынлаша дип көтәләр, дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин. 2024 елда, аеруча аның ахырына таба үлүчеләрнең коточкыч күп булуы шул исәптән шуңа бәйле булырга мөмкин, ди ул.

Һөҗүм итүчеләр якланучыларга караганда 2-3 тапкыр күбрәк кеше югалта

— Барысы да сугышның өч еллыгына, бәлки, ниндидер солых булачагын көтә, моның потенциалы зур. Бу Трамп позициясенә дә бәйле. Шуңа ихтимал солых һәм килешүләр алдыннан Путин күбрәк җирләр яулап алырга, хәрби яктан үз позицияләрен ныгытырга тели. Ә хәрби белгечләр әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр якланучыларга караганда 2-3 тапкыр күбрәк кеше югалта. Һөҗүм итү гел авыррак. Үлүчеләр саны күбәюе шуңа бәйле дип саныйм, — ди ул.

Икенчедән, Көнбатыш тарафыннан бирелгән Көнбатыш корал төрләре дә артты. ATACMS, Storm Shadow кебек кораллар һәдәфләргә яхшы бәрә, исән калу шансын нык киметә, шуңа да үлүчеләр күбәергә мөмкин, дип саный сәясәт белгече.

— Тагын бер ихтимал сәбәп — үлүчеләр санының чамасыз күп булуын яшереп тору инде мөмкин түгел. Хакимиятләр күпме яшерергә тырышса да, исемнәр, некрологлар бөтен җирдән чыга. Халык каршы чыкмый, сугышны туктатырга таләп итми, димәк, хакимияткә үлүчеләр турында мәгълүматны яшерү дә кирәкми булып чыга.

Мәскәү өчен урыс булмаган халыкларны бетерү, геноцид ясау – стратегик план

Аеруча татарлар һәм башкортлар өчен бу ел нәтиҗәсе бигрәк тә аяныч, алар Путинның бу җинаятьчел сугышында күпләп кырыла. Үлүчеләр саны арта гына, татар-башкортлар сугышның алгы фронтында, һәм әлегә бу күренеш кимеми. Бу Мәскәү сәясәтенә бәйле дип уйлыйм, Мәскәү өчен урыс булмаган халыкларны бетерү, геноцид ясау — стратегик план, дип саныйм. Бөтен милли азчылыкларны кырып бетерә алмаслар, әмма яшьләр, актив кешеләр, пассионар кешеләрне бетерү бара, — ди Айсин.

Аның фикеренчә, халык бу сугышның мәгънәсез, гаделсез, перспективасыз булуын аңлый, әмма моны әйтә алмый.

— Беренчедән, бу фикерләрне әйтү өчен сәяси аппарат юк. Икенчедән, халык курка. Кешеләр иҗтимагый лидерларга таяна, гади кешеләр иярә генә. Сугышка каршы булган активистлар булса, дәүләт контроле кимесә, бу очракта халыктан әкренләп сугышка каршы фикерләр артачак, хәрәкәтләр дә барлыкка киләчәк. Әфган сугышы вакытында да шулай булды, — дип сөйләде Азатлык Радиосына Руслан Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!