Сугышта үлүчеләр саны 5000нән артты. "Бу сугыш кайчан бетәр?"

Сугыш кырында ятып калган Русия хәрбиләре мәетләре. Украинаның Донецки өлкәсе, Бахмут районы, 1 август 2024. Украинаның "Плацдарм" төркеме Русия хәрбиләре җәсәдләрен эксгумацияләү белән шөгыльләнә. Соңнан бу мәетләр украин хәрбиләре гәүдәләренә алмашу өчен Русия ягына тапшырыла.

Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2305, Башкортстаннан кимендә 2705, ике республикага кимендә 5010 кеше һәлак булган.

Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.

Бүген 2024 елның 23 августы, сугышның 912нче көне. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 2305 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2705 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага кимендә 5010 кеше.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

Татарстан

Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Балтач, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Кукмара районнары килә (2024 елның 23 августына булган саннар):

  • Казан — 393 кеше
  • Чаллы — 269 кеше
  • Түбән Кама районы — 140 кеше
  • Әлмәт районы — 111 кеше
  • Яшел Үзән районы — 88 кеше
  • Бөгелмә районы — 79 кеше
  • Чистай районы — 63 кеше
  • Балтач районы — 58 кеше
  • Алабуга районы — 56 кеше
  • Азнакай районы — 51 кеше
  • Мамадыш районы — 49 кеше
  • Кукмара районы — 45 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Татарстан районнары. 2024 елның 23 августына сугышта үлүчеләр саны

Безнең хисапка күрә, быелның 15 августына Татарстаннан сугышта һәлак булган 2215 кешенең ким дигәндә 847сенә әле 35 яшь тә тулмаган булган. Бу үлүчеләрнең 38,2 проценты дигән сүз. Сугыш нәтиҗәсендә Татарстанда кимендә 540 бала әтисез калган.

Һәлак булган 2215 кеше арасында кимендә 169 рядовой, 55 сержант, 51 кече сержант, 49 ефрейтор булган. Моннан тыш без ачыклай алган исемлектә 16 майор, 22 капитан, 22 подполковник һәм 4 полковник бар.

213 кеше урта һөнәри белемгә ия булган, 18 кеше мәктәпне генә тәмамлаган, 88 кеше югары белемле булган.

Татарстаннан иң күп кеше Донецки өлкәсендә үлгән. Барлыгы 235 кеше. 94 кеше "Алга" батальонында, 24 кеше "Z" һәм "V" батальоннарында һәлак булган.

Башкортстан

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннары Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Мәләвез, Туймазы, Балтач, Иглин, Ишембай районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә (2024 елның 23 августына булган саннар):

  • Уфа шәһәре — 275 кеше
  • Стәрлетамак шәһәре — 115 кеше
  • Белорет районы — 101 кеше
  • Учалы районы — 85 кеше
  • Әбҗәлил районы — 65 кеше
  • Мәләвез районы — 59 кеше
  • Нефтекама шәһәре — 59 кеше
  • Туймазы районы — 59 кеше
  • Балтач районы — 58 кеше
  • Иглин районы — 56 кеше
  • Ишембай районы — 55 кеше
  • Салават шәһәре — 52 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Башкортстан районнары. 2024 елның 23 августына сугышта үлүчеләр саны

Мобилизация

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 360 (7.2%) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Ихтыяри батальоннар

2022 елның җәендә ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелгән иде. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар саны шактый. Без теркәгән саннар мондый:

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоннан — 50 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоннан — 18 кеше

Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 94 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 3 кеше

Күптән түгел Татарстанда "Батыр" дигән өченче батальонның төзеләчәге игълан ителде.

"Вагнер" ширкәте

Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып китеп үлүчеләр саны да зур. Безнең хисапка күрә, Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 402 кеше "Вагнер"га ялланып китеп сугышта башын салган.

"Бу сугыш кайчан бетәр?" Халык фикере

"Аспекты "каналы Башкортстаннан үлгән сугышчылар турында даими хәбәрләр биреп бара. Проектның Телеграм каналында һәм ВКонтакте битендә үлемнәргә карата фикерләр аеруча күп.

Бу сугыш кайчан бетәр дип уфтанып язучылар көннән-көн арта бара.

Һәлак булучылар күбәйгән саен Русия аларны яңа сугышчылар белән тулыландыру өчен төрле юллар эзли. Аеруча акча белән кызыксындыру алымы кулланыла. Мисал өчен, соңгы айларда Татарстанда контракт төзегән өчен бирелгән акчаның күләме 1 миллион 700 мең сумга җитте. Күрше Башкортстанда 1 миллион 205 мең сум түлиләр. Эш булмау сәбәпле, күпләр сугышка барып акча эшләп кайту юлын сайлый. Шуңа милли республикалардан үлүчеләр аеруча күп.

Социаль челтәрләрдә зур акчага алданып сугышка баручыларны да, аларның туганнарын да тәнкыйтьләүләр даими булып тора.

"... Өч, дүрт, биш ай йөреп кайтам да ярты миллион - бер миллион акча алып кайтам, ә туганнары исән-имин йөреп кайт дип кала... Бу нормальме?", дип сүгенә берәү.

Башкортстаннан һәлак булган бер сугышчы турындагы хәбәргә: "Җиңел акчага һәм талауга өметләндең, әмма барып чыкмады", дип язып калдырган.

"Акыллы кеше бу сугышка бармаячак" дип язучылар да җитәрлек.

Социаль челтәрләрдә бу сугышны күрше дәүләткә басып керү дип бәяләүче татар-башкортлар да шактый. "Бәйсез дәүләт җирлегенә басып керсәң шул була" дип язганнар сугышта һәлак булган тагын бер башкортстанлы турындагы хәбәр астына.

"...Безнең ватаныбызны яклаган бабаларыбыз каһарман булган, ә болар үтерүчеләр" дип язучылар да очрый.

Һәлак булучыларны каһарман дип атаучыларга карата да төрле фикерләр әйтелә. "Бернинди начарлык эшләмәгән кешеләрне барып үтерү каһарманлыкмы" дип сорый икенче берәү.

Русия күләмендә

Украинадагы сугышта Русия төбәкләреннән һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме барлый. Аларның 6 августта чыккан соңгы хисабына күрә, бу сугышта Русия күләмендә кимендә 61 831 хәрбинең үлгәне расланган. Шул исәптән, Татарстаннан — кимендә 1877 кеше, Башкортстаннан кимендә 2352 кеше һәлак булган диелә. Башкортстан бу сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып кала.

Бу сугыш күпме дәвам итәчәк дигән сорауга килгәндә, кайбер белгечләр әйтүенә караганда, Русия бюджетына Украинадагы сугышта кимендә 100 мең үлемне күздә тоткан түләүләр салынган икән. "Можем объяснить" басмасы Русиянең 2024-2026 елларга бюджет өлгесен өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән иде.

Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең дә кырылуы дәвам итәчәк дигән сүз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!