Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 70 яшьлек милләтпәрвәр, 1990нчы елларда Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәштә катнашкан Фазыл Вәлиәхмәтовны кулга алулары билгеле булды. Азатлык чыганаклары мәгълүматынча, Фазыл Вәлиәхмәтовны 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Эшнең нечкәлекләре, төгәл гаепләүләр турында әлегә анык мәгълүмат юк, чөнки хакимияттән бу хакта рәсми хәбәр булмады.
Азатлык Радиосында активистның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан 25 декабрьдә кулдан язылган шигыренең күчерелмәсе бар. Шигырь ахырында "Фазыл Вәлиәхмәтов. Карабаштан. Бөгелмә төрмәсендә язылды. 25.12.2024" диелгән. Азатлык Радиосы чыганаклары ул чынлап та Вәлиәхмәтов тарафыннан язылган дип белдерә.
Әле узган ел Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарган иде. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата административ эш бер аталмаган социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылган иде.
2023 елның 14 декабрендә, иртәнге чәйдән соң, пенсионерның ишеген полиция хезмәткәрләре шакый. Формалы ирләр, документларын күрсәтеп, аңа полиция бүлекчәсенә барырга туры киләчәген әйтә һәм машинага утыртып алып китә. Вәлиәхмәтов бу хакта үзе соңрак социаль челтәренә дә язды.
"Машинада, Карабаштан Бөгелмәгә кадәр барганчы төрле фикерләр туа башлады. Репрессия корбаннары Һади Атласи, бертуган Туйкиннар, атылган, сөрелгән авылдашларымны искә төшердем. Аларны да шулай алып китеп юк иткәннәр бит. Үземне алар кебек хис иттем, әле горурланып та алдым. Әмма билгесезлектән борчылуымны, кичерешләремне әйтеп, аңлатып та бетерерлек түгел иде. Башкаларга күрсәтә күрмә, Ходаем!" дип язды Вәлиәхмәтов.
Барып җиткәч, ул "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендәге репостлары һәм "2022 елның төп нәтиҗәсе – урыслар Украинадагы "Русский мир"ны юкка чыгарды" дигән язмасы өчен үзенә әләк язылганын, шуның нигезендә административ эш ачуларын белеп ала. Соңрак мәхкәмә аңа 30 мең сум штраф сала. Активист үзенең гомерендә беренче мәртәбә картлык көнендә мәхкәмә каршына басуын да әйтеп узган иде.
БУ ТЕМАГА: Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә- Фазыл Вәлиәхмәтов - милли хәрәкәт ветераны, Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшкән, Ирек мәйданында ачлык тоткан кешеләрнең берсе.
- Ул аннан соң да татар теле, милләте өчен көрәшен дәвам итте. Шул хакта ул үзе "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде", дип әйткән иде.
- Татар телендә китаплар чыгара, чишмәләр төзекләндерә, җырлар язып шуларга клиплар төшерә, теләгән кешеләрне парапланда очарга өйрәтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!