2024 ел ахырына якынлаша. Азатлык узып баручы елга йомгак ясауны башлый. Аны, гадәттәгечә, ел шәхесен сайлау, аңа тавыш бирү белән башлап җибәрәбез. Һәм бу эшне, хөрмәтле укучыларыбыз, сезгә тапшырабыз.
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез? Редакциябез ел дәвамында эшчәнлекләрен күзәткән, башкорт вә татар исемен яңгыраткан, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан, көрәшкән 9 кешене тәкъдим итә. Бу — безнең тәкъдим генә, сез дә үзегез лаеклы дип санаган шәхесләрне безнең социаль челтәрләрдә тәкъдим итә аласыз.
Сораштыру безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, ул 29 декабрь көнне туктаячак. Тавыш бирү нәтиҗәсе сәхифәбездә 30 декабрь көнне игълан ителәчәк.
Хөрмәтле укучыларыбыз, быел кемгә тавыш бирәсез?
1. Фаил Алсынов
активист, "Башкорт" милли оешмасының элекке рәисе
Сугыш башлаганнан соң басымга дучар булган, ләкин илдән китмәгән активист Фаил Алсыновны быел Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзе язды.
Хөкем карарын чыгару көнендә Алсыновны якларга дип меңнәрчә кеше килде, полиция таратырга тырышса да, алар китмәде, таралмады. Бу протест чарасыннан соң Башкортстанда "Баймак эше" барлыкка килде, дистәләрчә кешегә каршы җинаять эшләре алып барыла.
2. Айгөл Әхмәтҗан
тел активисты
Рәсми Татарстанның татар теле язмышына игътибар кими барган вакытта телне кайгырту активистлар һәм һәвәскәрләр җилкәсенә төште. Германиядә яшәүче Айгөл Әхмәтҗан архитектор булып эшләсә дә, буш вакытында "Learn Tatar" дип аталган проектын алып бара. Анда ул татар телен инглиз телле кешеләргә өйрәтә, кызыклы материаллар әзерли. Айгөл татар телен һәм мәдәниятен төрле милләтләргә танытырга тырыша.
3. Алтынай Вәлитов
башкорт җырчысы
Башкорт эстрадасында билгеле җырчы Алтынай Вәлитов Фаил Алсыновны яклап күп чыгышлар ясады, социаль челтәрләрдә зур аудиториясен Алсыновны яклап чыгарга өндәде. Моның өчен сәяси басым аркасында ул чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Бүгенге көндә ул АКШта сәяси качак статусын алырга тырыша.
4. Әнвәр Гатиятуллин
"Ак Барс" хоккей такымының баш тренеры
Чыгышы белән Чиләбедән булган Әнвәр Гатиятуллин "Ак Барс" такымының баш тренеры итеп билгеләнгәч, татар телен өйрәнә башлавын белдерде. Ул уеннардан соң оештырыла торган матбугат очрашуларын татарча исәнләшүдән башлый. Еш кына ул уен турында татар телендә берәр җөмлә әйтә.
Быел кайбер журналистлар тренерның татарча җөмләләре аркасында ризасызлык белдерде, хәтта КХЛга (Континенталь хоккей лигасы) шикаять язарга җыенуын әйтте. Аларга җавап биреп, Гатиятуллин "Бу — минем туган телем" дип татар телен яклап чыкты. Бу зур мөнбәрдән татар шәхесе авызыннан татар теле турында яңгыравык белдерү булды.
5. Фәрит Зәкиев
җәмәгать эшлеклесе, Татар иҗтимагый үзәге рәисе
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев оешманың Русиядә экстремистик булып танылуы, Русия Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Мөһаҗирлектә тормышы җиңел булмаса да (Зәкиев берничә операция кичерде), ул сәяси эшчәнлеген туктатмый, пикетларга чыга, чыгышлар, белдерүләр ясый, мөрәҗәгатьләр яза, Украинадагы сугышны тәнкыйтьли һәм татар халкы, теле өчен көрәшен дәвам итә. Быел ул мөһаҗирлектә 70 яшен тутырды.
6. Алсу Кормаш
журналист
Алсу Кормаш журналистик эшчәнлеге өчен Русиядә кулга алынган һәм Азатлык Радиосының "Idel.Реалии" проекты 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы өчен 6,5 ел колониягә хөкем ителгән иде. Быелның 1 августында ул Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.
Алсу күпсанлы халыкара премияләр иясе булды, төрле чараларда актив чыгыш ясый. Дөнья күләмендә яңгыраган чыгышларында ул матбугат иреге, Русиядәге сәяси тоткын журналистлар язмышы, татар-башкорт мәсьәләсен күтәрә. Аның кызлары исә Американың Ак йортында татарча беренче сөйләшкән татарлар булды.
7. Айгиз Кунафин
башкорт IT-белгече, "Һомай" акыллы колонкасын уйлап табучы
Быел ясалма интеллект нигезендә эшләүче башкорт акыллы динамик Башкортстан уку йортларына, киң җәмәгатьчелегенә таратылды. "Һомай" дип аталган акыллы колонканы уйлап табучы һәм җитәкләүче Айгиз Кунафин моның белән чикләнми, проектны мари теленә һәм кайбер башка милли телләргә тарату эшен алып бара. Айгиз Кунафин 2017 елдан бирле башкорт теленә басым башланганнан бирле туган телен яклау, аны үстерү юлларын эзли, башкорт теле турында чыгышлар ясый, туган телне өйрәнүгә, мәктәпләрдә балалар туган тел итеп башкорт телен сайлауга өнди.
8. Айгөл Лайон
башкорт активисты, Азат милләтләр Лигасының вәкиле
Азатлык Радиосы укучыларына яхшы таныш булган Айгөл Лайон халыкара чараларда катнашып, башкорт халкы һәм Русия асаба халыклары хокуклары өчен көрәшә, деколонизация темасына даими чыгышлар ясый. Быел да ул эшчәнлекне актив дәвам итте. Моннан тыш Лайон Лос-Анджелеста татар-башкорт чараларын оештыруда актив катнаша, социаль челтәрләрдә Русиянең Украинага басып керүен, баскынлык сугышына каршы яза, сөйли. Моны үзенең ана теле булган башкорт телендә башкара.
9. Рузил Миңнекаев
актер
Узган ел азагында чыккан "Слово пацана" ("Егет сүзе") сериалы Русиядә зур популярлык яулады. Сериалда төп рольләрнең берсен башкарган татар егете Рузил Миңнекаев зур йолдызга әйләнде. Аны Русиянең төрле проектларына төшергә чакыралар, ул күп тапшыруның көтелгән кунагы. Норлаттан булган һәм татарча иркен сөйләшкән Рузил бу тапшыруларда еш кына үзенең татар булганын һәм татарча сөйләшүен дә әйтә.
***
Хөрмәтле укучылар, тавыш бирү 29 декабрьгә кадәр дәвам итә, нәтиҗәләр 30 декабрьдә чыгачак. Безнең исемлеккә керми калган, сез ел шәхесе итеп күрергә теләгән башка кешеләрнең исемнәрен түбәндәрәк Азатлык Радиосы форумына яки безнең социаль челтәрләрдә яза аласыз.
Азатлыкта "Ел шәхесләре"
- 2023 ел: сәясәтче, активист Лилия Чанышева.
Икенче урында – җырчы Айгөл Гайсина, өченче урында – башкорт активисты Фаил Алсынов.
- 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.
Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.
- 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.
Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.
- 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире Айдар Шәмсетдинов.
Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.
- 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.
Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.
- 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алсынов.
Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.
- 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.
Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!