Татар музыкантлары яман шешкә каршы көрәшүче Зөлфия Камаловага акча җыю өчен хисап ачкан

Зөлфия Камалова

Хәзергә 300 мең сум тупланган.

Татарстан музыкантлары Австралиядә яшәүче татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камаловага ярдәм җыя башлаган. Кичә, 8 августта, җырчының яман шешкә каршы көрәшүе билгеле булды.

Yummy Music лейблы вәкилләре әйтүенчә, хәзерге вакытта хисапка 300 мең сум акча җыелган.

"Зөлфия Камалова күпләрне заманча татар музыкасын тыңларга гына түгел, аның хакында язарга да илһамландырды", диелә хәбәрдә. Алар җырчының апасы Әлфия белән элемтәгә чыгып, Русиядән ярдәм итә алу өчен хисап ачарга тәкъдим иткән.

Кичә, үзенең туган көнендә Зөлфия Камалова Facebook социаль челтәрендә үзенең тамашачысы белән яман шештән дәвалануы турында уртаклашты. "Алты ай элек ашыгыч операция ясатырга туры килде, хәзер метастазлар белән көрәшәм. Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел", дип белдерде.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова "Бизнес Online" басмасына Камалова Татарстаннан ярдәм алырга мөмкин, дип белдерде.

"Аңа ярдәмне ничек оештырырга икәнен уйлаячакбы, чөнки чит илдәге хисапларны түләү белән бәйле аерым бер чикләүләр бар. Зөлфия Камалова республикабыздан мең чакрымнар еракта яшәсә дә, татар музыкасы һәм җыр мәдәнияте үсеше өчен бик күпне эшләде", диде министр.

  • Сарапулда туган Зөлфия Камалова 90нчы еллар башында студентлар алмашы кысаларында АКШка китә, Австралия ватандашына кияүгә чыга һәм иренең ватанында музыкаль карьерасын төзи. 2012 елда Дөнья татар конгрессының V корылтаенда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
  • Татарча җырларны фьюжн музыка стилендә башкаручы Зөлфия Камалова 2016 елда Австралиядән Русиягә кыска вакытлы сәфәре вакытында тамашачылар соравы белән Казанда һәм Мәскәүдә ике концерт биреп китте.
  • Биш ел элек аның "Бишенче" исемле җыры Russian World Music Awards-2019 премиясенең иң яхшы 16 җыр исемлегенә кергән иде.
  • 2021 елда Зөлфия Камалова "Медуза"га теләктәшлек чарасына кушылды. Ул "ят агент медиа" дип эзәрлекләнүче "Медуза" сайтына ярдәм йөзеннән "Сагыну" дигән җырын башкарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз