Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләр өчен 60 млн сум кирәк

Иллюстратив фото

Әлегә яңа тәрҗемә ителгән дәреслекләр 2нче һәм 6нчы сыйныфка эшләнгән.

Яңа дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү өчен 60 млн сум сорала. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында белдерде.

— Былтыр үзгәрешләр кертелгән федераль белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән яңа дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итү эшен без төгәлләдек. Әлбәттә, аңа зур сумма — 60 млн сум кирәк. Бүген иң мөһим дәреслекләр — 2нче һәм 6 сыйныф өчен эшләнде, — диде ул.

Аныңча, 10 көн элек әлеге дәреслекләрне бастырып мәктәпләргә җиткерү өчен өстәмә 20 млн сум бүлеп бирелгән.

Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе, депутат Данис Шакиров сүзләренә караганда, бүген Татарстан үз бюджетыннан республиканы гына түгел, Русиянең 27 төбәгендә татар теле укытылган мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итә. Гәрчә, кануннар нигезендә һәр төбәк дәреслекләрне үзе сатып алырга тиеш, диде ул.

Бүгенге көндә федераль исемлектә татар теле һәм әдәбиятыннан 86 дәреслек бар дип исәпләнә. 2023 елда дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен Русия мәгариф министрлыгына юлланган 26 укыту методик комплекты экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгәне әйтелде. Быелның мартында Русия мәгариф министрлыгы Әлифба, татар теле һәм әдәби уку дәреслекләрен раслады.

Дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе 2021 елда Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында күтәрелгән иде. Русиядә мәгариф министрлыгы тәрҗемә ителгән дәреслекләрне расламавы әйтелде. Аларның бары "уку әсбабы" статусында йөртелүе — дискриминация, дип белдерде ул вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.

  • 2017 елда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде.
  • 2023 уку елыннан Русия мәктәпләре яңартылган федераль стандартлар (ФГОС) нигезендә белем ала башлады. Укыту програмнары нигезендә туган тел дәресләре ике тапкырга диярлек кими. Кайбер укыту вариантларында туган телне өйрәтү бөтенләй каралмаган. "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин сүзләренчә, Русия төбәкләрендә татар телен бер сәгать кенә укыган җирләр бар. Туган тел укучы татар балаларының 7 проценты гына шул күләмдә генә үз телен өйрәнә. Татарстан мәктәпләрендә дә татар телен укыту кыенлаша бара.
  • Русия төбәкләрендә татар телен укыту сәгатьләре кими, хәтта татар балаларына татар телен чит тел буларак укытырга мәҗбүр булган өлкәләр дә барлыгы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!