Татар телендә өстәл уеннары: ун елда нәрсәләр эшләнде

"Cool uen" проекты ясаган "Акыллы көрәш" уены

Ун ел элек татарча өстәл уеннарын табу мөмкин түгел иде. Хәзер алар елдан ел күбәя һәм сыйфат ягыннан да яхшыра бара. Авторлар классик өстәл уеннарын татарчага тәрҗемә итеп кенә калмый, аларны милли эчтәлек белән дә баета. Ун елда эчендә "сүрелгән" проектлар да бар. Азатлык өстәл уеннары ясаучылар белән сөйләшеп, татарча уеннарга күзәтү ясады.

Иң беренче татар уеннарының һәм мөгаен иң озын гомерлеләренең берсе: "Милли Хәзинә". Екатеринбурдан Салават Сурмятов бу уенны җиденче ел җитештерә: төрле илләрдә яшәүче татарларга тарата, кулланучылар фикерен туплый, төзәтә, камилләштерә, чарлый, башка милли мәдәниятләр өчен яраклаштыра. Хәзер уенның татар мәдәниятенә генә түгел, рус ("Russian legacy"), британ ("The British legacy") мәдәниятенә багышланганнары да бар, чиратта – испан ("Herencia Española") версиясе.

БУ ТЕМАГА: "Татар телендә өстәл уеннары бик кирәк"

Салават белән әлеге уеннарның идеясы һәм киләчәккә планнары хакында сөйләштек.

– Уеннарны мин Екатеринбурда "Яшен" яшьләр оешмасы белән татарча сөйләшү клубын алып бара башлагач эшли башладым. Егетләр мине социаль челтәр аша эзләп таптылар һәм оешмага чакырдылар. Искитәрлек әйбер тапмасам да, мин барыбер оешмага кердем. Мин "Яшен"гә килгәнче инде бер ел буе төрле тел клубларында булдым: инглиз теле клубында, алман теле клубында. Ягъни, минем инде сөйләм клубына килүчеләрне кызыксындыра алырлык база бар иде. Татарча сөйләшү клубында уйнар өчен мин уеннарны татарчага тәрҗемә итә башладым. Сөйләшү клубы кысаларында шактый күп уеннар уздырдым, әмма барыннан да бигрәк "Милли Хәзинә" уены үтемле булды. Мин хәтерлим, интернетта рәсемнәр эзләдем, аларны үзем бик оста куллана белмәгән төрле програмнарда әвәләп маташтым, клубта катнашучыларны шатландырырга бик теләдем. Нәтиҗәдә, уенның иң беренче эшләнгән прототибы бик яхшы кереп китте. Яшьләрне уеннан аерып булмый иде. Уен шулкадәр популяр булса, башкаларга да файда китерергә мөмкин дип уйладым.

"Милли Хәзинә" уены

Аннары, мин рәсем төшерер өчен, логотип ясар өчен махсус дизайнерлар ялладым. Һәм шулай уенны булдырдым. Бу 2017 ел иде. Шуннан бирле мин уенны күп тапкырлар үзгәрттем. Кайсыдыр символларны алып ташладым, кайберләрен өстәдем. Уенның сыйдырышлылыгы – 57 символ. Уенның төп идеясе – уен аша татарларга үз мәдәниятебез хакында сөйләү иде. Аннары рус һәм татар телләрендә брошюра ясау идеясе килде. Тылмачлар ялладым. Соңыннан уенны дөнья дәрәҗәсенә чыгару өчен инглиз телен дә өстәдем. Дөньяның ун илендә сатып алучыларым бар: Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Чехия, Германия, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Австралия, Литва һәм башка илләр. Бәлки, уеннарым инде башка илләрдә дә бардыр. Хәзер минем проект азмы-күпме төгәлләнгән хәлдә. Мин аны озак эшләдем. Бастырып сата башлыйсы гына калды. Грантларга гариза язмадым. Үз акчамны туздырдым. Татар милли символларын сайларга ярдәм иткән барлык дусларга, татарларга рәхмәт әйтәсем килә. Киләчәктә уенга тагын ниндидер үзгәрешләр керергә мөмкин.

"Милли Хәзинә" уены

– Бу уенның прототибы бармы?

– Сөйләшү клубларына йөрдем дигән идем бит. Мин анда төрле уеннар күрдем һәм уйнадым. "Милли хәзинә" уенының "анасы" – "Доббль" уены. Миңа ул татар бизәкләре белән күпкә кызыклырак булыр кебек тоелды. Уйланып йөрдем дә, аннары ник әле бу эшкә үземә тотынмаска дип, тотындым һәм нәтиҗәдә аны булдырдым. Аннары шул ук үрнәк буенча "Рус мирасы" (Russian legacy) уенын ясадым. Ул вакытта инде мин Мәскәүдә яши идем һәм бу уенны андагы туристларга һәм башкала кунакларына сатарга уйладым. Ләкин ковид башланып, мин Екатеринбурга кайтырга мәҗбүр булдым. Тик мин моның белән тынычланмадым. Ковид вакытында мәктәпкә эшкә урнаштым, инглиз теле укытучысы булып эшләдем. Укытучыларга проектлар өчен төрле өстәмә түләүләр каралган, һәм миңа Британия мәдәнияте турында уен ясау идеясен бирделәр. Аны да булдырдым. Хәзерге вакытта испан мәдәниятенә кагылышлы кайбер эшләнмәләрем бар. Аны Herencia Española дип атадым. Ул икенче югары белем алуда диплом эшем иде, әлегә тулысынча әзер түгел.

БУ ТЕМАГА: Татар телендә балалар өчен яңа өстәл уены дөнья күрде

– Уеннарны һаман да ясыйсыңмы? Татар өстәл уеннарына ихтыяҗ бармы?

– Уеннарны әлегә кадәр минем продуктны хөрмәт иткән кешеләр ярдәмендә эшлим. Барлык кертелгән акчаны процентлары белән кире кайтарам. Йөзәр данә 4 уен бастырылды инде. Уенга ихтыяҗ бар һәм ул үсә тора, әмма уен турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен реклам кирәк.

"Милли хәзинә" уены OZON маркетплейсында – 1200 сум тора. Русча һәм инглизчә вариантлары арзанрак.

Салаваттан аермалы буларак, уеннарны ишләп ясаучылар да бар. Казан "Уен" бренды эшләнмәләрен Казан-экспресс маркетплейсыннан да табарга була.

"Тәти киемнәр", "Күңелле лото", "Казан хәзинәсе", "Туган як", "Сабантуй", "Күңелле домино" уеннарыннан тыш, биредә "Өчпочмак", "Гаилә", "Көянтә", "Шүрәле", "Казан утлары" кебек пазллар да бар.

"Тәти киемнәр" уены

Авторлары белдерүенчә, уеннарның максаты – балаларга татар телен сеңдерү, аларны дөрес мохиттә үстерү. Уеннар татарча-русча сөйләшүчеләр өчен ясалган. "Күңелле Домино"ның прототибы – классик домино уены, "Казан хәзинәсе" исә күпләргә таныш булган "бродилка"га охшаган. "Сабантуй" уены игьтибарны, тизлекне һәм күз хәтерен үстерә: 30 секунд эчендә рәсемне истә калдырып, сорауларга жавап бирергә кирәк. Уен гаилә белән уйнала – укый белмәгән кече яшьтәге балаларга өлкәннәр булыша. "Безнең уеннар балалар өчен дә, олылар өчен дә: шул ук "Казан хәзинәсен" олылар да яратып уйный. Аның уйнау ысулы "бродилка" рәвеше белән генә чикләнми", дип аңлата авторлар.

"Уен" сайтында "Сабантуй" уены 650 сум тора. "Күңелле лото" – 500, "Тәти киемнәр" – 620, "Күңелле домино" – 400 сум. Иң кыйбатлысы – "Казан хәзинәсе", аның бәясе – 1700 сум.

Уникаль дизайны һәм эчтәлеге белән җәлеп иткән яңа уеннарның берсе – "Айда сувенир" студиясенең "Өчпочмак" уены. 2-8 кешелек төркем өчен ясалган кәрт уенында уйнаучыларның төп бурычы – иң зур өчпочмак "пешерү" (ягъни уен ахырына мөмкин кадәр күбрәк кәрт җыю). Уенның үз инстаграм-аккаунты да бар. Бер данәсе 1600 сум тора.

"Өчпочмак" уены

Шул ук вакытта шушы ун ел эчендә чыгудан туктаган уеннар да бар. Кайчандыр татарча сөйләм клублары яратып өлгергән беренче татарча өстәл уены – "Хәрәкәт" инстаграм-аккаунтында соңгы хәбәргә 4 ел узган, сайты хәзерге вакытта эшләми. Кайчандыр "Хәрәкәт" уены булдырылган 2нче лицейның store-сайтында "уен сатуда юк" дигән язу чыга. Үз вакытында төп уенны 2500 сумга, балалар өчен вариантын 900 сумга сатып алырга мөмкин иде.

"Хәрәкәт" уены

Югалган легендар уеннарның тагын берсе – Петербур яшьләре булдырган "Cool uen" проекты да хәзер паузада. Уенның интернет-сәхифәсендә "иганәчеләр эзлибез" дигән игълан тора. Проект авторлары Айнур Әхмәтов һәм Наил Шабанов – беренчеләрдән булып популяр "Мафия", "Имаджинариум" һәм башка уеннарны татарчалаштыручылар.

Айнур Азатлыкка уен ясауның никадәр чыгымлы эш икәнен сөйләде. Аның әйтүенчә, проектның бизнес-моделе уңышсыз булып чыкан, алар 2018-2019 елда уеннарны җитештерүдән туктаган.

"Cool uen" проекты ясаган "Хади Такташ" уены

– Без аларны яхшылап тарата-сата алмадык. Үз бәясе дә, сату бәясе дә 1500 сум иде, ә вакытны бик күп ала иде. Безгә эш эзләп, эшкә тотынырга туры килде, Наил кире Петербурга кайтып китте. Безгә ярдәм итәргә сүз биргән министрлыклар, шәһәр хакимияте соңыннан ярдәм итүдән баш тартты, чөнки анда, беренчедән, тел белән хәрәкәтләр башланды, икенчедән, без килешкән кешеләр башка министрлыкларга күчте. Безнең Наил белән Казанга күченеп килүнең сәбәбе – 2016 елда Татар яшьләре форумында безнең проектларны күргәч, безне "Әйдәгез, егетләр, Казанга күчегез, без сезгә күп заказлар бирәчәкбез, уеннарны мәктәпләргә алачакбыз, барысын да монда үстерегез" дип чакырдылар. Без бәйгедә катнашып грант оттык, безгә эшмәкәрләр бәйгесендә призлы урын өчен медаль бирделәр һәм президент катнашындагы күргәзмәгә чакырдылар. Грант шартлары буенча без җәмәгать оешмаларына бушлай тираж тараттык, шуңа күрә сатыласы тиражларга үз акчаларыбызны керттек, ә алар тиз бетте. Инвесторлар һәм иганәчеләр таба алмадык.

"Cool uen" проекты ясаган "Әкият" уены

Татар уеннары ясаучыларның тәҗрибәсен исәпкә алып, без ике хата ясаганыбызны аңладык. Беренчедән, безнең уеннар җитештерүдә бик катлаулы иде – бик күп элементлар. Ә менә Салават Сурмятов бу проблемны җиңел хәл итте – аның уенында кәртләр генә. Икенчедән, без артык зур аудитория сайладык. "Уен" кебек, балалар аудиториясен сайларга иде.

"Cool uen" проекты җитештергән уеннар:
▪️ "Хади Такташ" ("Мафия" интеллектуаль-детектив уенының татарча версиясе)
▪️ Татар рәссамнары иҗатына нигезләнгән "Әкият" уены (прототибы – "Имаджинариум")
▪️ "Акыллы көрәш" (уен-квиз)

"Cool uen" проекты ясаган "Акыллы көрәш" уены

  • "Татарча мафия"нең тагын бер вариантын заманында Чиләбе татар яшьләре ясаган иде. Алар шулай ук "Тимсах" ("Крокодил"), "UNO", "Ундервуд" уеннарын да татарчалаштырды. Әмма хәзерге вакытта Чиләбенең "Туган тел" татар өстәл уеннары клубының социаль челтәрләре дә актив түгел. Тик уеннар кайтыр дигән өмет бар – уен авторларының берсе яңа тираж өчен типография бәяләрен белешәбез диде.
  • Шул ук вакытта исемнәре татарча булып, эчтәлеге әлегә татарчага тәрҗемә ителмәгән чагыштырмача яңа уеннар да бар. Азатлык ислам фиансларына нигезләнгән Казанда басылучы "Бай" уены (русча, инглизчә) һәм татар мифологиясенә нигезләнгән "Карурман" уены (русча) турында язган иде. Уеннарның авторлары киләчәктә татарча тиражлар да бастырырга җыена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!