Татар телле вакансияләр: тел белү хуплана, ләкин мәҗбүри түгел

Архив фотосы

Бүген Татарстанда татар телен белү соралган һөнәрләр арасында иң күбе халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәткәрләргә — менеджерларга, сатучыларга — ихтыяҗ зур. Шул ук вакытта ике дәүләт телен белгән белгечләргә тәкъдим ителгән хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакыннан 30 процентка кимрәк. Азатлык Радиосы эш базарында татар телле вакансияләрне өйрәнде.

Ничек исәпләнде?

Азатлык HeadHunter эш эзләү сайты һәм Avito игъланнар сайтында татар телен белү соралган вакансияләргә күзәтү ясады. Әлеге платформаларда табылган эш игъланнары аерым һөнәрләргә бүлеп каралды, кайда күпме хезмәт хакы түләргә, нинди шартлар тәкъдим итәргә әзер булулары өйрәнелде. Бу тикшеренү интернеттагы игъланнарга нигезләнгән, ул эш базарына тулы бәя бирми, чынлыкта татар телле белгечләргә ихтыяҗ тагы да күбрәк була ала.

Кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ зур?

Бу тикшеренү интернеттагы игъланнарга нигезләнгән, ул эш базарына тулы бәя бирми

Бүген эш эзләү платформаларында татар телен белү сорала торган барлыгы 83 актив вакансия булуы ачыкланды. Алар, нигездә, соңгы ике атнада эленгән. Мәсәлән, 2019 ел дәвамында HeadHunter сайтында татар телен белү сорала торган 500 вакансия булган. Нигездә, бу — телефоннан мәгълүмат белән ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләр, укытучылар, официант кебек вакансияләр. Ул вакытта эш эзләүчеләр урыс теленнән кала татар теле белүләрен ешрак күрсәткән.

Соңгы биш елда һөнәрләр бүленешендә зур үзгәрешләр булмаган. Бүген иң күбе менеджерларга (34 игълан) ихтыяҗ зур. Бу вакансияләрнең 41 процентын тәшкил итә. Икенче урында — укытучылар һәм тәрбиячеләр: 23 игълан. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә — 13, медиа өлкәсендә — 6, бюджет эшендә — 4, сall-үзәк операторы — 3 вакансия бар.

Татар телен белү соралган һөнәрләрнең бүленеше:

Чыганак: HeadHunter эш игъланнары порталы һәм Аvitо игъланнар сайты

Менеджерлар: Татар телле хисапчылар һәм татар ресторанына җитәкче кирәк

Бүген эш эзләү платформаларында татар телен белү сорала торган барлыгы 83 актив вакансия булуы ачыкланды

Менеджерлар арасында иң күбе сатып алу өлкәсендә менеджерларга ихтыяҗ зур. Күчемсез милек өлкәсендә аларга 100-200 мең сум вәгъдә итәләр, машина сатучы белгечләргә — 80-200 мең сум. Дөрес, хезмәт хакының төп өлешен премияләр тәшкил итә.

Татар темасына бәйле оешмаларда белгечләргә ихтыяҗ зур булуы күренә. Аерым алганда, "Умай" татар рестораны һостес эзли. Татар модасына йөз тоткан Your Yool проектына идарәче кирәк. "Кыстыбый" ресторанына мөдир вакансиясе буш. Анда татар телен белү хуплана дип кенә түгел, урысча һәм татарчаны "телдән һәм язмача белү кирәк" диелгән. Хезмәт хакы — 120-140 мең сум. "Гүзәлем" яулык кибете кибетче-консультант эзли. Хезмәт хакы — 40-60 мең сум.

Җитәкче урынбасарына татар телен белү таләп ителә. Төзелеш ширкәтендә дә менеджерга булган таләпләр арасында татар телен белү кирәк диелгән.

Татар телле хезмәткәрләрнең төп өлешен Казандагы эш бирүчеләр эзли. Шулай да Чаллыда да ике телле белгечләргә ихтыяҗ булуын күрергә була.

Татар телле хисапчыларга ихтыяҗ бар. Биектауда 1С програмы белән эшли һәм татар телен белгән хезмәткәр кирәк. Хезмәт хакы — 30-70 мең сум. Чаллыда да 45 мең сум алырга риза булган татар телле хисапчы кирәк.

Биектауда 1С програмы белән эшли һәм татар телен белгән хезмәткәр кирәк. Хезмәт хакы — 30-70 мең сум.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге оешмаларда татар телле белгечләр кирәк. Әйтик, "Скопа" оешмасы 60 мең сум хезмәт хакына мөштәриләр белән эшләүче менеджерлар эзли. 15-40 мең сумга премияләр бирергә дә, соципаль пакет та вәгъдә иткәннәр.

Генеалогик үзәктә бизнес-ассистентларга 45 мең сум түләргә әзерләр. Дөрес, татар телен белү хуплана гына диелгән. Эшне читтән торып та оештырырга була.

Мәгариф: Хосусый мәктәпләрдә күбрәк түлиләр

Мәгариф өлкәсендә татар телен белгән 23 игълан эленгән. Иң зур ихтыяҗ (13 вакансия) — балалар бакчаларындагы тәрбиячеләргә. Кытлык шактый зур, күрәмсең — тәрбиячеләрдән эш тәҗрибәсе булу таләп ителми.

Хосусый белем бирү үзәкләрендә, дәүләт мәктәпләре һәм балалар бакчаларына караганда, хезмәт хаклары күпкә югарырак. Мисал өчен, муниципаль бакчаларда аена 20-35 мең вәгъдә итсәләр, Milli балалар үзәге (элеккеге "Ябалак" балалар бакчасы) 35-45 мең сум түләячәк. Мәктәпләрдә дә шундый ук хәл. Әлмәттәге "Нур" хосусый мәктәбендә татар телен белгән башлангыч сыйныф укытучыларына 50 мең сум түләргә әзерләр. Шул ук вакытта дәүләт мәктәпләрендә татар теле укытучыларының уртача хезмәт хакы — 25-35 мең сум. Татар телен укыта алырдай математика, биология укытучыларының айлык кереме 40 мең сум тәшкил итәчәк. Бу соңгы ике вакансияне Казанның 2нче татар гимназиясе элгән.

Татарстандагы игъланнар арасында Төмән шәһәрендәге "Әлифба" хосусый балалар бакчасы бар. Әлеге үзәк үзенә хосусый балалар бакчасын үстерү буенча мөдир эзли. Хезмәт хакы язылмаган, ләкин булачак җитәкчегә "релокация пакеты" бирергә вәгъдә итеп, Себергә күчәргә ярдәм итәчәк.

Монтессори-педагогка да буш вакансия бар. Айлык хезмәт хакы — 35 мең сумнан башлана. Татар телен белү хуплана диелгән.

Хезмәт күрсәтү өлкәсе: Бала караучылар кирәк

Әлмәттәге "Нур" хосусый мәктәбендә татар телен белгән башлангыч сыйныф укытучыларына 50 мең сум түләргә әзерләр

Хиджама үзәгендә массаж ясаучыга — 50-90 мең сум, "Умай" татар ресторанына татар телле барменга 70-90 мең сум түләргә әзерләр. Ашханә хезмәткәрләренә — 50-80 мең сум.

Avitoда татар телле бала каручыларга (няня) 4 вакансия калдырганнар. Аның берсе — сәгатенә 250 сум, икенчесе — 350 сум түләргә әзер. Эш көннәрендә көненә 4 сәгать бала белән утырырга риза булучыларга 30-45 мең сум вәгъдә итәләр.

Медиа: Мөфтият ике телле мөхәррирләр эзли

Медиа өлкәсендә Татарстан мөфтиятенең "Хузур" нәшрият үзәге ике телле мөхәррир эзли. "Хузур" телевидениесенә дә тапшырулар мөхәррире кирәк. Икесендә дә хезмәт хакы 30 мең сумнан башлана, диелгән. Видеооператор-монтажерга мөфтият аена 40 мең сумнан башлап түләргә әзер. ТНВ ширкәтенә караган "Мәйдан" телеканалына татар телен белгән плей-лист белгече кирәк. Хезмәт хакы — 50 мең сумнан башлана. Сүз уңаеннан, "Татмедиа" агентлыгы татар телле белгечкә бернинди игълан да куймаган.

Казан мэриясенең "Иске татар бистәсе" проекты өчен җәмәгатьчелек белән эшләүче һәм SMM белгече кирәк. Татар телен белү таләп ителә, хезмәт хакы — 35 мең сум.

Бюджет өлкәсе: Казан мэриясе тәҗрибәсез татар телле белгечләрне алырга әзер

"Умай" татар ресторанына татар телле барменга 70-90 мең сум түләргә әзерләр

Бюджет тармагында Казан мэриясенең (башлыча ЗАГС хезмәткәре) ике телле белгечләргә ихтыяҗы бар. Мәсәлән, "Казан" гаилә үзәгендә чаралар уздыручыга 30-40 мең сум түләргә әзер. Анда көне буе эшләргә кирәк. Шәһәр түрәләре тәҗрибәсе булмаган алып баручыны да алырга әзер. Хезмәткәргә тулы социаль пакет вәгъдә ителә.

Казан мэриясе татар-урыс тәрҗемәчесе эзли. Ул рәсми карарларны, чыгыш өчен хисапларны һәм башка рәсми кәгазьләрне ике дәүләт теленә тәрҗемә итә алырга тиеш. Хезмәт хакы — 34-54 мең сум арасында. Яңа хезмәткәргә тәҗрибә булу таләп ителми.

Сall-үзәк: Хосусый ширкәтләрдә татар теле хуплана

Сall-үзәк операторы вазифасына хосусый ширкәтләр вакансияләр элгән. Мәсәлән, "Күзләр" клиникасы, "Ак Барс-Мед" иминият үзәге, "ПЖКХ" идарәсе ширкәте (Татарстанда чүп җыю өлкәсе белән идарә итүче ике операторның берсе). Һәр оешма да үз хезмәткәрләренә социаль пакет тәкъдим итә. Күпчелегендә тәҗрибәсез дә эшләргә була. Уртача хезмәт хакы 40-44 мең сум тәшкил итә.

Кайда күбрәк түлиләр?

Татар телле вакансияләрнең уртача хезмәт хакы — 50,5 мең сум килеп чыкты. Бу бүгенге Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан 30 процентка азрак.

Татарстанда татар телен белү соралган һөнәрләр арасында иң аз хезмәт хакын мәгариф хезмәткәрләре ала. Аларга уртача 35 мең сум вәгъдә итәләр. Икенче урында — медиа тармагында эшләүчеләр — 37,5 мең сум. Бюджет хезмәткәрләре — 37,7 мең сум, сall-үзәк операторлары — 42,4 мең сум. Иң күбе менеджерлар (66,1 мең сум) һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр (55,6 мең сум) ала булып чыга.

Татар телле вакансияләрнең уртача хезмәт хакы — 50,5 мең сум килеп чыкты. Бу бүгенге Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан 30 процентка азрак. Татарстанстат мәгълүматларына күрә, быелның беренче өч аенда республикада уртача хезмәт хакы 72 409 сум тәшкил иткән.

Татарстанда татар телен белү соралган һөнәрләргә уртача хезмәт хакы:

Һөнәрләр

Уртача хезмәт хакы

Укытучылар

35 мең сум

Медиа

37,5 мең сум

Бюджет хезмәткәрләре

37,75 мең сум

Менеджер

66,11 мең сум

Сall-үзәк операторы

42,4 мең сум

Хезмәт күрсәтү өлкәсе

55,66 мең сум

Җәмгысе

50,5 мең сум

Чыганак: HeadHunter эш игъланнары порталы һәм Аviti игъланнар сайты

Татарча белү мәҗбүриме, хуплана гынамы?

Иң кызыгы — 83 татар телле вакансиянең 38 очрагында гына татар телен белү төп таләпләрнең берсе санала. Калган өлеше — 45 эш игъланында татар телен белү хуплана, ләкин мәҗбүри түгел.

Татар телен мотлак белү, беренче чиратта, укытучыларга, тәрбиячеләргә кагыла. Башка тармакларда татар теленә карата таләпләр "йомшаграк" куелган. Аеруча менеджерлар арасында бүленеш көчле. 34 вакансиянең 10сында гына татар телен белү таләп ителгән. Шундый ук хәл хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр арасында да күзәтелә. Анда өчтән бер очракта гына татар телен мотлак белү кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!