Татарстан авылларында сыер асраучылар кимегән

Иллюстратив рәсем

Сәбәбе — сөткә булган түбән бәяләр һәм терлек асрау чыгымнары артуы.

2024 елның 9 аенда Татарстанда сыер асраучы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар саны кимегән. Бу хакта бүген, 19 декабрьдә, Татарстан муниципаль бермәлекләр берләшмәсе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин оешманың корылтаенда белдерде.

Аныңча, авыллар өчен сыер асраучыларның кимүе проблем булып тора. Терлекләрне шәхси хуҗалыклар да, фермерлар да киметкән.

— Фермерларның бер өлеше ябылды. Бу сөткә булган бәяләр һәм терлекне асрау чыгымнары белән бәйле. Крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү програмнарын үзгәртергә кирәк. Чыгымнар артуга бәйле төстә субсидияләр каралырга тиеш, — диде ул.

Хәзер Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы хуҗалыкларга ярдәм итүне арттыруны күзалдында тоткан тәкъдимнәр әзрләгән.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, елның 9 аенда республикада мөгезле эре терлек башы — 4,5%ка, сыерлар 2%ка кимегән. Хәзер Татарстанда 316,2 мең баш сыер бар дип исәпләнә. Моннан тыш, кәҗә һәм сарыклар — 5,2%ка азайган, ә менә дуңгызлар узган елдагы санда калган.

Татарстанда сөткә бәя төшү 2023 елда күзәтелде. Аерым хуҗалыкларда аның хакы 30 сумнан 16 сумга төште. Азатлык Радиосына авыл халкы терлектән котылу турында уйлануы турында сөйләгән иде.

Авыл хуҗалыгы тармагында проблемнар 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кискенләште. Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы чит ил техникасына бәйле булып кала. Мәсәлән, сыер саву җиһазлары — 100%ка импорт тауар булып санала, дип сөйләгән иде Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров.

Элегрәк Зәй районындагы фермер Марат Зыятдинов Азатлык Радиосына санкцияләр терлекче фермерларга үз йогынтысын ясады дигән иде.

"Бездә бит күп сөт бирә торган сыерлар юк, аларны Нидерландтан, Маҗарстаннан кертәләр иде. Минем бер танышым да чикләүләр ныклап керер алдыннан көчкә Маҗарстаннан сыерлар кайтартып кала алды", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!