Татарстан дәүләт хезмәтләре сайтында Казанда яшәүчеләр өчен яшеренү урыннарының исемлеге чыгачак

Иллюстратив фото

Яшеренү урыны кешедән 500 метр радиуста булырга тиеш.

Якын айларда Татарстан дәүләт хезмәтләре ("Госуслуги РТ") сайтында Казандагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен яшеренү урыннарының исемлеге чыгачак. Бу хакта "Бизнес Online"-га Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин сөйләгән.

"Яшеренү урыннары - ул күпфатирлы йортларның яки сәүдә үзәкләренең идән аслары, җир асты юллары һәм метро станцияләре. Узган ел Казанда шундый алты мең урын ачыкланды, тик аларны яртысы гына кулланышка яраклы. Моның өчен алар кимендә 1,7 метр биеклектә булырга, аларга электр белән су уздырылырга тиеш. Берәр хәл булса, Казанда яшәүчеләрнең 82 проценты яшеренү урыннарында, 17 проценты оешмалар җирләрендәге качу урыннарында һәм 1 проценты гына метро станцияләрендә яшеренәчәк", дип тә әйткән Чанкин.

Бөтен йортлардагы идән аслары да качарга яраклы түгел, ә кайберләрендә алар бөтенләй юк, дип искәртелә. Шуңа күрә кешеләрне якындагы яшеренү урыннарына бүлгәләячәкләр. Яшеренү урыны кешедән 500 метр радиуста булырга тиеш.

Шулай да яшеренү урыннары кешеләрне ракет һөҗүменнән озак саклый алмый. Ә атом шартлавы яки химик корал һөҗүменнән саклау турында әйтәсе дә юк, ди Чанкин. Моның өчен качу урыннары бар, аларның күбесе совет чорында төзелгән һәм хәзер җимерек, дип аңлаткан ул.

"Кызганыч, 90нчы еллардан башлап качу урыннарын (җир астында озак вакыт яшәү өчен каралган урыннар - ред.) карап тормый башладылар. Бар да яхшы: тынычлык, дуслык, сугыш беркайчан булмас диделәр. "Махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай дип атыйлар - ред.) башлангач, мондый качу урыннарына инвентаризация үткәрә башладык, шул исәптән торак кварталлардагыларына да. Тик торак кварталларда аларның күбесенә су тулган, торгызырлык түгел, оешмалардагылары гына кулланырга яраклы", дип сөйләгән белгеч.

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.

31 май иртәсендә Татарстанга бишенче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте.

  • Күптән түгел билгеле булганча, Казанда 626 күпкатлы йортның идән асларына яшеренү урыны ("укрытие") дип язылган элмә такталар кагачаклар. Һәр яшеренү урынына бу йортта яшәүчеләр арасыннан бер җаваплы кешене билгеләячәкләр, ачкычлар шул кешедә сакланачак. Лифтларда, йортларда мәгълүматлар урнаштырылачак.
  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.
  • Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип медиа Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән язды.
  • Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.
  • 2023 елның август аенда Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак диелде.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде.
  • Шул ук вакытта Уфада "яшеренүчеләрне кабул итү өчен әзерлеге" иң яхшы булган бомбадан качу урынын сайлап алачаклар. Бәйге 20 майга кадәр барачак. Яшеренү урыннарын махсус комиссия тикшерәчәк. Аларны өч төргә бүлеп бәя бирәчәкләр: 150 кеше сыйдырышлы, 150дән-600 кешегә кадәр һәм 600дән күбрәк кеше сыйдырышлы объектлар карала. Шул ук вакытта мэрия шәһәрдә бомба һөҗүменнән саклану өчен ничә яшеренү урыны барлыгын әйтми, моны яшерен мәгълүмат ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!