Татарстан Дәүләт шурасында Украинадагы сугышта һәлак булганнарның олы яшьтәге балаларына акча түләргә тәкъдим итәләр

8,1 млн сум турында сүз бара.

Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесе әзерләгән, аңа ярашлы Украинадагы сугышта һәлак булган иминиятләштерелгән хәрбинең олы яшьтәге балалары иминиятләштерү түләвен һәм бер тапкыр бирелә торган пособие ала алачак.

Канун өлгесе турындагы мәгълүмат Дума сайтында чыкты. 8,1 млн сум турында сүз бара.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта сугышта үлгән хәрбиләрнең балигъ яшьтәге балаларының иминият түләве һәм бер тапкыр түләнә торган пособие алырга хакы юк, "бу аларда үпкә һәм гаделсезлек хисе уята". Шул ук вакытта Владимир Путин фәрманына ярашлы, хәрби Украинадагы сугышта үлсә, әгәр башка туганнары - әйтик хатыны, әти-әнисе һәм балигъ булмаган балалары юк икән, биш млн сумлык "президент" түләвен аның балигъ булган балалары да ала ала. Депутатлар шушы ук әйбернең иминиятләштерү түләүләренә дә кагылуын тели.

СОГАЗ иминитләштерү ширкәте мәгълүматынча, хәзерге вакытта хәрби үлгән очракта түләнә торган иминиятләштерү акчасы - 3,2 млн сум, бер тапкыр бирелә торган пособие исә 4,9 млн сум, ул артып тора.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.

Татарстанда сугышка җибәрү өчен берничә "ихтыяри" батально төзелде. 2022 елда "Тимер" һәм "Алга" дигән батальоннар оешты. Узган елның көзендә Бахмут янында "Алга" батальонының тар-мар ителүе билгеле булды. Украиннар батальон җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә алды.

Шулай ук, Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеделәр.

  • Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 3458 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!